tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров III Санкт-Петербург татар Медиафорумында катнашты
Данис Шакиров III Санкт-Петербург татар Медиафорумында катнашты

Данис Шакиров III Санкт-Петербург татар Медиафорумында катнашты

Бүген, 21 ноябрь көнне, Питер.татар порталы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге татар медиа җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштереп Медиафорум уздырды.

# PTMF медиафорумы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә ZOOM платформасында узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән онлайн-очрашуда катнашучыларны БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

Шулай ук медиафорумда катнашучыларга сәламләү сүзләре белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, “Питер.татар” проектның баш мөхәррире һәм авторы Равил Закиров мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук, биредә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова эксперт буларак чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*