tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” мәдрәсәсендә Гашура бәйрәмендә катнашты
Данис Шакиров “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” мәдрәсәсендә Гашура бәйрәмендә катнашты

Данис Шакиров “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” мәдрәсәсендә Гашура бәйрәмендә катнашты

18нче август көнне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Казан шәһәренең “Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы” исемендәге югары мөселман мәдрәсәсендә Гашура бәйрәменә килде. Биредә шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев катнашты.

Данис Шакиров кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм бәйрәм белән котлады.

Шулай ук биредә үзенең гомер бәйрәмен – 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче галим, җәмәгать эшлеклесе Фәннүр Шәүкать улы Фәсхетдиновка конгрессның Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*