tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган татар каһарманы Гази Заһитовка һәйкәл ачыла
Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган татар каһарманы Гази Заһитовка һәйкәл ачыла

Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган татар каһарманы Гази Заһитовка һәйкәл ачыла

Рейхстаг түбәсенә беренчеләрдән булып Җиңү байрагын кадаган татар солдаты Гази Заһитовка Башкортстанның Мишкә районы үзәгендә һәйкәл ачыла. Ул «Биш каһарман» мемориаль комплексында урнаштырылган. Чара 20 август 12.00 сәгатькә планлаштырылган.

Һәйкәл ачылу турында «Татар-информ» хәбәрчесенә Яңагош авылының Гази Заһитов исемендәге Хәрби һәм хезмәт даны музее методисты Айрат Заһитов сөйләде.

«Гази Заһитов туган ягына 1946 елның җәендә кайта. Аның күкрәген өч орден һәм биш медаль бизи. Авылдашлары аның батырлыгы турында 1964 елның 30 апрелендә генә, „Комсомольская правда“ газетасында язылган „Знаменосцы“ мәкаләсеннән белде, ләкин ул вакытта Газиның җан биргәненә инде унбер ел булган иде», — диде ул.

Айрат Заһитов әйтүенчә, «Биш каһарман» комплексы Мишкә районында туган Бөек Ватан сугышының биш каһарманына багышлана. Экспозициядә Советлар Союзы Геройлары — Мәхмүт Актуганов, Ишмай Ишкинин, Степан Казаков, Егор Орсаев һәм халык Герое — Гази Заһитов турында бәян итүче китаплар белән танышып булачак.

«Мемориаль комплекс, беренче чиратта, киләчәк буын — балаларыбыз өчен кирәк. Әби-бабаларыбызның батырлыкларын онытмасыннар, һәрчак искә алсыннар иде», — диде ул.

Гази Казыйхан улы Заһитов 1921 елның 20 августында Уфа өязенең Емаш волосте Яңагош авылында крестьян гаиләсендә туа. 1931 елда Гази Яңагош башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга китә.

1940 елның көзендә Гази Заһитов Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә алына. Ул артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлану белән кызылармеец Гази Заһитов армия разведка дивизиясенең 832 бүлегенең (ОАРАД) оптик разведка взводы разведчигы вазифасында хезмәт итә.

Кызылармеец Заһитов Гази Казыйхан улы хөкүмәт бүләкләренә лаек дә була: «Хәрби казанышлар өчен» медальләре, «Кызыл йолдыз» ордены, «Батырлык өчен» медале, «III дәрәҗә Дан» ордены белән бүләкләнүгә тәкъдим ителә. 1945 елның май башында, Хәрби командование карары белән, өлкән сержант Заһитов «II дәрәҗә Дан» ордены белән бүләкләнә. 1953 елның 23 августында вафат була.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*