tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Рухи моң” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде
Данис Шакиров “Рухи моң” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

Данис Шакиров “Рухи моң” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

21 апрель көнне, Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Рухи моң» татар рухи мәдәниятне үстерү фестиваль-бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Быел фестиваль Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында «Рухи моң» иҗат берләшмәсе, Татарстан мөфтияте, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә тарафыннан дүртенче тапкыр оештырылды. «Тәртип» радиосы фестивальнең мәгълүмати партнеры булды.

Бәйге татар мәкаме һәм традицион мелодика калыпларын кайтаруны, татар халкының нигез кыйммәтләрен үз эченә алган рухи җыр жанрын баетуны, татар мәкаме белән азан әйтү культурасын булдыруны, татар теленең кулланылыш даирәсен арттыруны максат итеп куйды.

2023 елның февраль башында игълан ителгән конкурс «Дини җыр», «Мөнәҗәт», «Милли мәкам белән азан әйтү», «Вәгазь cөйләү» номинацияләрендә читтән торып үткәрелде. Бәйгегә Пермь крае, Самара, Курган, Төмән, Мәскәү, Омск өлкәләре, Чувашия, Башкортстан республикаларыннан һәм Татарстаннан 200гә якын видеоязма кабул ителгән. Аларның күпчелеге «Мөнәҗәт» номинациясенә юлланган.

Җиңүчеләргә һәм призерларга акчалата бүләкләр тапшырылды. Мөнәҗәт номинациясендә җиңү яулаучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров бүләкләде.

«Рухи моң» конкурс-фестивале нәтиҗәләре:
   ‌«Рухи моң» бәйгесенең «Мөнәҗәт» номинациясе җиңүчеләре:
1 урын. Рафис Шәйдуллин
2 урын. Алинә Гарифуллина
3 урын. Гөлшат Хөсәенова
Рухи моң» бәйгесенең «Мөнәҗәт» номинациясендә ансамбльләр арасында җиңүчеләр:
1 урын. «Җомга көн» ансамбле
2 урын. «Мәдинә» рухи музыка ансамбле
3 урын. «Хәзинә» ансамбле
 Рухи моң» бәйгесенең «Дини җыр» номинациясендә җиңүчеләр:
1 урын. Ландыш Фазуллина
2 урын. Мисбаховлар гаилә ансамбле
3 урын. Динә Камалова
 Рухи моң» бәйгесенең «Азан номинациясендә җиңүчеләр:
2 уры. Мөхәммәт Фасахов
3 урын. Рафис Шәйдуллин
3 урын. Фәнис Закиров

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*