tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Самарада “Сәламәтлек көне”ндә катнашты
Данис Шакиров Самарада “Сәламәтлек көне”ндә катнашты

Данис Шакиров Самарада “Сәламәтлек көне”ндә катнашты

Сәламәтлек көне 2013 елдан башлап Самара өлкәсенең «Дуслык» региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы һәм «Яктылык» шәһәр мәктәбе инициативасы белән үткәрелә. Беренче елларда мәктәп күләмендә уздырылган спорт ярышларыннан башланып киткән бу чара, тора-бара, киң колач алып, шәһәр бәйрәменә әверелде.

Хәзер Сәламәтлек көнендә укучылар һәм аларның ата-аналары, туганнары, дуслары гына түгел, ә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Ачык һавада спорт белән шөгыльләнеп, җырлап-биеп, кайнар татар ашлары белән сыйланып, рәхәтләнеп ял итәләр.

Быел бәйрәмгә Казаннан шәрәфле кунак – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Д.Ф. Шакиров килде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура һәм шәхсән үз исеменнән ул самаралыларны әлеге күркәм бәйрәм белән котлады.

“Бүген Сәламәтлек көне – гаилә, милләтара татулык һәм сәламәт яшәү рәвеше бәйрәме. Шуңа күрә киләчәктә дә аның әһәмияте, һичшиксез, артачак. Самара өлкәсенең «Дуслык» региональ иҗади-иҗтимагый оешмасы инициативасын хуплап, Сәламәтлек көнен үткәрүе өчен аерым рәхмәтемне Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Игоревич Азаровка белдерәм. Барлык катнашучыларга – ныклы сәламәтлек, ә спортчыларга уңышлар һәм яңа казанышлар телим!”, – диде ул чыгышында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*