tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Булачак журналистлар – бәйгегә!
Булачак журналистлар – бәйгегә!

Булачак журналистлар – бәйгегә!

2020 елның 1 декабреннән яшь журналистларның “Каурый каләм” Бөтенроссия конкурсы старт алды.

Бәйгене “Шәһри Казан” газетасы редакциясе Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе белән берлектә оештыра. Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла.

Әлеге бәйге интернет-конкурс рәвешендә узачак. Анда катнашырга теләүчеләр “Журналистика” яки “Публицистика” номинациясе буенча үзләре язган иҗади эшләрне [email protected] электрон адресына юллый ала. Мәртәбәле жюри аларга үз бәясен бирә, иң уңышлыларын сайлап алып матбугатка тәкъдим итә.

Конкурс 2021 елның 26 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә игълан ителәчәк.

Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенең бюджет урыннарына өстенлекле шартларда укырга керә алачак.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*