tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Саратов өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясен һәм татар гимназиясен юбилейлары белән котлады
Данис Шакиров Саратов өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясен һәм татар гимназиясен юбилейлары белән котлады

Данис Шакиров Саратов өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясен һәм татар гимназиясен юбилейлары белән котлады

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Саратов шәһәрендә. Бу көннәрдә Саратов өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе һәм “Советлар Союзы Герое Г. Г. Рамаев исемендәге милли (татар) гимназиясе”- икесе дә 30 еллык юбилейларын бәйрәм итәләр.

Данис Шакиров уку йортын юбилей белән котлап,Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Гимназиягә телевизор һәм матур әдәбият сатып алу өчен сертификатлар тапшырды.

Телебезне,мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе рәхмәт хатлары тапшырды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*