tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда халык җырларын заманча башкару юнәлешендәге концертлар сериясе узачак
Татарстанда халык җырларын заманча башкару юнәлешендәге концертлар сериясе узачак

Татарстанда халык җырларын заманча башкару юнәлешендәге концертлар сериясе узачак

Татарстанда «ISTELEK» иҗади берләшмәсенең фолк-фьюжн юнәлешендәге концертлары узачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ТATCULT ресурс үзәге директорының халык иҗаты үсеше буенча урынбасары Эльвина Якупова сөйләде.

«ISTELEK» проекты кысаларында концертлар сериясен башлыйбыз. Проект Мәдәният министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Былтыр район мәдәният йортларында, «Каравон», «Гырон Быдтон» кебек республика бәйрәмнәрендә җиде концерт үткәрдек. Истәлек «хәтер» дигән сүз, фолк-фьюжн жанрындагы яшь башкаручылар белән онытылган халык җырларын популярлаштыру вакыты җитте дигән карарга килдек. Нәтиҗәдә, иҗади берләшмә оешты», – диде Эльвина Якупова.

Аның сүзләренчә, концертлар башта районнарда узачак. Аннары Казанда да шундый проект эшләү ниятләнә.

«Без яшьләргә халык җырларын теләсә нинди жанрда башкарып булуны җиткерергә телибез. Бу мавыктыргыч. Проект кысаларында без халык традицияләре, милли костюмнар турында да сөйлибез. Мастер класслар сериясе дә каралган», – дип әйтте Эльвина Якупова.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*