tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты
Данис Шакиров «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

Данис Шакиров «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

Бүген Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә заман медицинасында профилактика һәм терапия роленә багышланган «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясе башланды. Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Ул кунакларны сәламләп, аларга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән котлау сүзләрен җиткерде. Данис Шакиров әлеге чараның зур әһәмияткә ия булуын, аның темасы,уздыру урыны очраклы гына сайланмавын ассызыклады һәм конференцияда катнашучыларга уңышлар теләде.

Конференцияда Казан ДМУ кафедрасы профессорларының, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгечләренең, медицина фәннәре докторлары һәм кандидатларының, Көнчыгыш медицина докторының һ.б. чыгышлары көтелә.

Биредә кеше организмын антиоксидантлардан азат итү һәм психологик тотрыклылыкны торгызу механизмнары, шифаханәләрнең кешеләрнең сәламәтлеген профилактикалаудагы һәм торгызудагы роле, үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, кеше тормышында суның әһәмияте турында фикер алышачаклар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*