tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының студентлары белән очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессында Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының студентлары белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының студентлары белән очрашу узды

20 октябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында илебезнең төрле төбәкләреннән килгән, КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының 1 курс студентлары белән очрашу узды.

Быелгы студентлар географиясе аеруча киң: Башкортстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Марий Эл Республикасы, Курган өлкәсе, Ульян өлкәсе, Саратов өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Ямало-Ненец АО, Ханты-Мансийск АО, Пермь һәм Хабаров краеннан укырга керде.

Студентларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Аппарат җитәкчесе Фәрһад Латыйпов сәламләп, татар конгрессы тарихы, структурасы һәм эшчәнлеге белән таныштырып үтте.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ленария Мөслимова проектлар презентациясен уздырды һәм үзенең дә кайчандыр Казанга укырга кереп, милли иҗтимагый хәрәкәткә кергән тарихы турында сөйләп узды. Студентларны “Татарча диктант”, “Qazan quiz”, “Мин татарча сөйләшәм”, “Печән базары”, “Ачык университет” һ.б. проектларда актив катнашырга чакырды.

Очрашуда Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Хәмит улы Мирзаһитов һәм декан урынбасары Дамир Хәйдәр улы Хөснетдинов та катнашты. Институт җитәкчелеге исеменнән татар конгрессына чит төбәк татарларын укырга кертүдә ярдәм иткән өчен рәхмәт сүзләре һәм алга таба хезмәттәшлек итү фикерләре җиткерелде.

Шулай ук очрашуда катнашучы студентларга татар халкы өчен мохим булган документ «Татарлар: гамәл стратегиясе» таратылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*