tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» курчак театры Чиләбе курчак театры фестивалендә катнаша
«Әкият» курчак театры Чиләбе курчак театры фестивалендә катнаша

«Әкият» курчак театры Чиләбе курчак театры фестивалендә катнаша

Иртәгә Чиләбе өлкәсе курчак театры сәхнәсендә «Әкият» курчак театры «Адәмнәр» спектаклен күрсәтә.

«Әкият» курчак театры әлеге спектакль белән «Соломенный жаворонок» VIII өлкәннәр өчен курчак спектакльләре халыкара фестивалендә катнаша», дип хәбәр итә курчак театрының матбугат үзәге.

«Соломенный жаворонок» фестивале ике елга бер мәртәбә үткәрелә. Быел ул 19 – 24 октябрь көннәрендә үтә.

Быел фестивальдә Санкт-Петербург, Пермь, Екатеринбург, Красноярск, Рязань, Оренбург, Чаллы, Курган, Казан һәм Ханты-Мансийск курчак театрлары катнаша.

Фестиваль конкурс форматында уза. Махсус приз иясе катнашучыларның яшерен тавыш бирү юлы белән билгеләнә.

Фестиваль дәвамында тәнкыйтьчеләр коллегиясе спектакльләр буенча фиер алышалар. Тәнкыйтьчеләр арасында Татарстаннан Нияз Игъламов та бар.

  • Галимҗан Ибраһимовның шул исемдәге әсәре буенча «Адәмнәр» спектаклен «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев куйды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*