tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Саба районында «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак
Саба районында «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак

Саба районында «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак

21-22 октябрьдә Татарстан Республикасы Саба районының Байлар Сабасы бистәсендә заман медицинасында профилактика һәм терапия роленә багышланган «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Шул сәбәпле бүген Саба районына «Сәламәт милләт» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар һәм кунаклар килде. Алар өчен биредә “Гаилә паркы” маршруты буенча җәяүле экскурсия узды. Кунаклар шулай ук Саба районы Җәмигъ мәчетендә җомга намазын укыдылар.Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Конференциядә Казан ДМУ кафедрасы профессорларының, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгечләренең, медицина фәннәре докторлары һәм кандидатларының, Көнчыгыш медицина докторының һ.б. чыгышлары көтелә.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*