tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар дәүләт филармониясендә балалар өчен «Музыка уен кораллары – әйдәгез танышыйк!» дип аталган концерт көтелә
Татар дәүләт филармониясендә балалар өчен «Музыка уен кораллары – әйдәгез танышыйк!» дип аталган концерт көтелә

Татар дәүләт филармониясендә балалар өчен «Музыка уен кораллары – әйдәгез танышыйк!» дип аталган концерт көтелә

23 октябрь көнне 11:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татарт дәүләт филармониясендә «Музыкальные инструменты – давайте знакомиться!» («Музыка уен кораллары – әйдәгез танышыйк!») дип аталган концерт көтелә.

Россиянең халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры башкалабызның мәдәни тормышында үзенең мәртәбәле урынын алып тора.

23 октябрь көнне оркестр балалар өчен «Музыкальные инструменты –давайте знакомиться!» («Музыка уен кораллары – әйдәгез танышыйк!») дип аталган программасы белән чыгыш ясаячак. Бу көнне артистларыбыз матур чыгышлары белән яшь тамашачыларны сөендерәчәк. Ә тамашачылар балалайка, думбыра, баян, гөслә, тынлы һәм бәрмә халык уен коралларының тарихы һәм оригиналь тавышы белән ләззәтләнә алачак.

Программада рус һәм татар композиторларының танылган классик әсәрләре, халык көйләре яңгыраячак.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*