tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан Кремлендә Идел буе Болгар дәүләте тарихы һәм мәдәнияте турында күргәзмә ачыла
Казан Кремлендә Идел буе Болгар дәүләте тарихы һәм мәдәнияте турында күргәзмә ачыла

Казан Кремлендә Идел буе Болгар дәүләте тарихы һәм мәдәнияте турында күргәзмә ачыла

24 нче октябрьдә Казан Кремлендә «С Восток свет» күргәзмәсе ачыла. Экспозициягә 150 эш – рәсем, графика, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре кертелгән.

Күргәзмәдә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган бөтенроссия пленэрында тәкъдим ителгән эшләр тупланган. Чара быелның 3-18 нче августларында узды һәм илнең төрле почмакларыннан килгән академикларны, Россия сәнгать академиясенең әгъза-корреспондентларын, халык һәм атказанган рәссамнарны берләштерде.

Пленэр вакытында мастерлар Казан, Болгар, Чабаксар, Биләр һәм Шыгырданның Идел буе Болгар дәүләте тарихы һәм мәдәнияте белән бәйле истәлекле урыннарында булдылар. Кайбер рәссамнар картинада Болгарның борынгы урыннарының сакланып калган һәм реконструкцияләнгән һәйкәлләрен сурәтләргә карар иткән, икенчеләре исламны кабул итү, әлеге цивилизациянең барлыкка килүе һәм яшәве белән бәйле сюжетларга мөрәҗәгать иткән. Шулай ук рәссамнарны җирле табигать кызыксындырган.

Барлык әсәрләр дә сәнгати язу тизлеген һәм эскизлыкны үз эченә алган пленэр форматын берләштерә. Шулай ук борынгы сюжетларга мөрәҗәгать итү аркасында алар метафориклык белән сугарылган.

Күргәзмә ачылышы 16:00 сәгатьтә Гавами урыннарның күргәзмә залларында булачак. Бу көнне ТР башкаласында яшәүчеләр аны бушлай карый алачак. Калган вакытта керү билетлар буенча башкарылачак. Экспозиция 10 нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Моңа кадәр «С Востока свет» күргәзмәсен Болгарда, Чабаксарда һәм Симферопольдә тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының матбугат хезмәте.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*