tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Изге җирдә затлы мәчет манарасы балкыр
Изге җирдә затлы мәчет манарасы балкыр

Изге җирдә затлы мәчет манарасы балкыр

«Кем бу дөньяда мәчет төзи, икенче дөньяда үзенә оҗмахта сарай салыр», – дип Корьәндә язылган. Сазлык арасында урнашкан бик матур табигатьле Яркәү районының бик борынгы Кәеш авылында быел көзен зур изге эшләр башланды – астаналы изге җирдә мәчет төзергә керештеләр. XIV гасырда – 1394 елларда монда да изге сугыш булган. Ислам динен таратыр өчен Урта Азиядән Кәешкә килгән бик күп сартлар башларын салганнар. Бу авылда соңгы мәчетне 1878 елда Тубыл районы, Юршак авылы балта осталары төзегән. Тарих җилләре агачтан ясалган мәчеткә дә кагылган.

Бар җаны, бөтен йөрәге белән туган авылы Кәештә мәчет булдырырга тырышкан Ишмөхәммәт хәзрәт Аитов мәчет төзелешен башкара. Моның өчен ничә мәртәбә Төмәнгә килеп материаллар эзләү, кешеләрне эшкә оештыру – барысын да Ишмөхәммәт Касыйм улы үз өстенә алган. Безнең якта булмаган керамзит блоклардан төзелә бит мәчет. Күп еллар Төмәндә эшләп-яшәп калган, үзләренең оешмаларын булдырган Кавказ егетләре: «Мәчеткә садака булсын», – дип бушлай блоклар һәм башка төзелеш материаллары биргәннәр. Беренчеләрдән булып Яңа Кәешкүл авылында туып-үскән, хәзерге көндә Төмән шәһәрендә яшәүче 80 яшьлек Ривал Кәбиров һәм хатыны – күп еллар өлкә мәгариф бүлегендә инспектор булып эшләгән Тубыл районы, Күкрәнде авылыннан Нелүфәр Хафиз кызы мәчет төзелешенә бишәр мең акча җибәргәннәр. Изил Абдразаков, Әшле авылыннан Азат Сальманов, Юрмыдан – Динар Гайсин материаллар ташыганнар. Фәрхәт Абдразаков бер ярым тонна цемент алып килгән. Мәчетнең нигезен – фундаментын Кәеш яшьләре салганнар. Гомер буе Төмәндә зур дәүләт төзелешләрендә катнашкан, шифаханәләр, йортлар төзегән Әйтбай Ниязов, Ишмөхәммәт хәзрәт чакыртуы буенча, туган авылына ашыккан, энеләре Исмәгыйль белән Әхмәтне эшкә өндәп, авыл егетләре ярдәмендә мечетнең стеналарын төзегәннәр. Зур җаваплылык белән эшләгән бу каһарман егетләрнең әти-әнисе – Мәди Корман улы һәм Гөлайса Юлдаш кызы. Мондый авыр эшне җиңеп чыкканнары өчен Ишмөхәммәт хәзрәт Әйтбай белән энеләренә һәм авыл егетләренә зур рәхмәтен белдерә. Әйтбайның Тубылтора авылында яшәүче Мәдинә апалары белән Әүхәт җизниләре дә зур ярдәм күрсәткәннәр. Аларның уллары Марат вахтадан кайтып, иртәсе үк Кәештә мәчет төзелешендә катнашкан. Исмәгыйльнең улы Исхак та бик тырышып эшләгән. Корман Ниязов Каскарадан сарык алырга акча җибәргән. Пешерүчеләр – авыл хатыннары. Шулардан Әбделхәмит кызлары: Сәярә, Зифанур, Гөлнур һәм аларның кызларын әйтеп үтәсе килә. Нәфигулла хәзрәт Ашировның ярдәмчесе Азиз Исин зур финанс булышлык биргән. Фәйзулла Абайдуллин, Мәрван Аитов һәм Кәеш авылы фельдшеры Исхак Айткулов бик тырышып эшләгәннәр. Шәкир Әминов сакчы урынына булган. Барлык эш коралларын, эш әсбапларын: пычкы, кисәү, балтасымы, үлчәүләрне барысын да аннан алганнар. Үзенең пилорамасында Карл Абдразаков агачларны такта итеп телдереп биргән. Яркәү районы, Карбан авылында яшәүче Рәшит Вәлитов бер лесовоз агач алып килеп, Яңа Александровкада түгеп киткән. Үз тракторлары белән Рамил Халиков, Дамир Рамазанов, Ринат Әминов саз аша агачларны Кәешкә ташыганнар. Самат Халиков Вагай районы, Юрмы авылыннан агачлар алып килгән. Сәхир Саитчаббаров та зур ярдәм күрсәткән. Барлык авыл халкы, бигрәк тә Сабир Назаров һәм башка авылдашлары йөгерешеп йөргәннәр. Барлык Яңа Кәешкүл авылы халкы акча белән булышкан. Читтә яшәгән авылдашларыбыз да акча җибәргәннәр. Менә, Аллага шөкер, салкын-бураннарга кадәр мәчетнең түбәсе дә ябылган. Идәне дә цементтан коелып куйган. Ваңгы егетләре Ринат Әминов, Рудик Әминов, Саладан Илдар Абдразаков, Кәеш егетләре Мәүлет Назаров белән Сабир Мансуров бу эшләрдә катнашканнар. Ваңгы, Сала, Кәеш, Юрмы, Әшле, Янек – күрше авыллар яшьләре мәчет төзелешендә бик актив, тырышып эшләгәннәр. Менә шулай тырыш, зур инициативалы Ишмөхәммәт хәзрәтнең эшкә өндәү оештыру сәләте белән бердәм, мәрхәмәтле татар халкы ярдәмендә Кәеш авылында да тирә-якны ямьләндереп, авылны бизәп затлы Аллаһы йорты манаралары балкыр.

Рәхилә УРАЗАЕВА, Төмән шәһәре

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*