tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Серов шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды
Данис Шакиров Серов шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды

Данис Шакиров Серов шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эшлекле сәфәр белән Серов шәһәрендә. Бүген биредә Төньяк идарә округының татар берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашу узды.

Данис Шакиров шулай ук Серов шәһәренең Җәмигъ мәчетендә булды. Биредә ул дини оешма эшчәнлеге белән танышты һәм җирле мөселман җәмгыяте хакында мәгълүмат алды.

Мәчетнең Имам-хәзрәте Илнур хәзрәт Мансуров һәр кеше үз халкының тарихын белергә, телне һәм мәдәниятне сакларга ярдәм итәргә тиеш, дип билгеләп үтте.

-Бөек татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗәнинең шулай дигән: ” Диндә өч әйбер юк, әмма өч әйбер динне саклый. Ул туган тел, милли кием һәм милли гореф-гадәтләр”. Милли тормыш белән дин аерылгысыз төшенчәләр. Татар телен саклауда дин бик зур роль уйный, – дип билгеләп үтте Данис Шакиров.

Серов шәһәрендә Җәмигъ мәчете тантаналы рәвештә 2011 елның 4 ноябрендә ачыла. Мәчетнең мәйданы – 322 кв. м. Биредә 120 кешелек урын бар. Әлеге оешма – Свердловск өлкәсенең төньягында урнашкан иң зур мәчетләрнең берсе. Мәчетнең гомуми мәйданы 322 кв. м. тәшкил итә. Анда Свердловск өлкәсе Региональ Диния Нәзарәте төньяк мөхтәсибәте аппараты да урнашкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*