tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗми һәйкәленә таш куелды
Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗми һәйкәленә таш куелды

Түбән Новгород өлкәсендә Кави Нәҗми һәйкәленә таш куелды

Бүген Түбән Новгород өлкәсе Уразовка авылында Кави Нәҗми тууына 120 ел тулу уңаеннан тантаналы чара оештырылды. Бәйрәмгә җыелган авыл халкын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков сәламләде. Ул милләттәшләребезгә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәхмәт хатлары, медале һәм истәлеле бүләкләр (Татар дөньясы һәм Татар ашлары китаплары) тапшырды.

Әлеге чара кысаларында танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе исемен мәңгеләштерү максатыннан Кави Нәҗмигә булачак һәйкәлгә таш та салынды. Тантанада Кави Нәҗминең оныгы Фәридә ханым да катнашты һәм балачак хатирәләре белән уртаклашты. Килгән кунаклар язучы дөньяга аваз салган Кызыл утрау авылында да булып, аның музее белән таныштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*