tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Татар кызы” проекты ярымфиналының җиңүчеләрен бүләкләде
Данис Шакиров “Татар кызы” проекты ярымфиналының җиңүчеләрен бүләкләде

Данис Шакиров “Татар кызы” проекты ярымфиналының җиңүчеләрен бүләкләде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Татар кызы” бәйгесенең ярымфинал этабында җиңүчеләре билгеле булды.

Тантанада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул кунакларны Татарстан Республикасы Премьер -министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм катнашучыларга бәйгенең киләсе этапларында уңышлар теләде.

Исегезгә төшерәбез, “Татар кызы” проектының ярымфиналында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 32 кыз катнашты. Берничә көн дәвамында кызлар төрле остаханәләрдә катнаштылар, интеллектуаль һәм иҗади турларда көч сынаштылар, татар халкы мәдәнияте һәм тарихы хакында фикер алыштылар.

Ярымфинал этабының нәтижәләре буенча Мәскәү шәһәреннән Динә Абдуллина , Оренбург өлкәсеннән Зәринә Мәссәлимова, Башкортстан Республикасыннан Әлфия Фагаманова, Татарстан Республикасыннан Айгөл Котдусова, Краснодар краеннан Урие Сейтумерова, Германиядән Назгылгөл Минхаҗева, Марий Эл Республикасыннан Руфинә Газизова, Төмән өлкәсеннән Гөлнур Зиннатуллина, Чувашстан Республикасыннан Эльназ Җамалетдинова, Самара шәһәреннән Айгөл Минастинова, Әстерхан өлкәсеннән Айгөл Зәйнетдинова, Пенза өлкәсеннән Альбина Медведева, Үзбәкстаннан Камилә Байбекова Ташкент шәһәрендә узачак финалда катнашуга лаек булдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*