tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” Шурасының киңәйтелгән утырышы узды
Казанда “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” Шурасының киңәйтелгән утырышы узды

Казанда “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” Шурасының киңәйтелгән утырышы узды

Буген Казанда IT-Рark бинасында “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” Шурасының киңәйтелгән утырышы уза. Форум илебезнең 28 төбәгеннән һәм 10 чит илдән татар яшьләрен җыйды.

Утырышны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова ачып җибәрде. Ул форумда катнашучыларга оештырылган проектларның нәтиҗәләре хакында сөйләде. “Татарча диктант”, “Акыл фабрикасы”, “КВН татар лигасы”, “Ачык университет”, “Татар кызы”, “Печән базары”, “Болгар маршруты” һ.б. проектларында катнашучылар географиясе елдан- ел киңәя.

– Быел “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” программасы трендларга багышланды, чөнки без заман белән бергә үсәргә тиеш. Дөнья үзгәрә, һәм безнең проектлар да үсеш кичерә. Узган ике елда Россия төбәкләрендәге татар яшьләре оешмалары төрле проектларда, дәүләт программаларында һәм грантларда катнашуларын уңышлы дәвам итте”, – дип билгеләп үтте Ленария Мөслимова.

Шулай ук утырыш кысаларында “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” проектларының кураторлары чыгыш ясады. Биредә милләттәшләребезгә “Ачык университет” белем бирү платформасы, Татарстан Республикасында булдырылган яшьләр өчен татар телле ял итү һәм белем бирү үзәкләре хакында мәгълүмат бирелде, шулай ук “Мәктәп” меценатлар клубы презентациясе, Халык санын алу акциясендә “Госуслуги” аша катнашу презентациясе узды.

-Бүгенге көндә татар телле мохитне булдыручы һәм саклаучы яшьләрнең очрашып аралаша алуы бик мөһим. Татар яшьләре форумы башлап җибәргән проектларның тагын да үсеп, катнашучылар санын үстереп чәчәк атуын телим, – диде Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

Утырыш кысаларында “Бөтендөнья татар яшьләре форумы”ның активы бүләкләнде. Тимур Сөләйманов Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтендә өлеш керткән һәм үстергән өчен Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова, Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе Зөһрә Вилданова, Бөтендөнья татар яшьләре советы әгъзасы Райнур Хасанов һәм башкаларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

“Бөтендөнья татар яшьләре форумы” Шурасының киңәйтелгән утырышында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул төрле төбәкләрдән килгән татар яшьләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

–Сез, төрле төбәкләрдән килгән татар яшьләре – 510 татар оешмасының дәвамчылары, безнең таянычыбыз. Биредә сез “Татар яшьләре форумы”ның төрле проектлары белән таныштыгыз, татар мәдәнияте мохитендә яшәдегез. Сезнең бурыч – үзегез яшәгән өлкәләрдә монда күтәрелгән мәсьәләләр хакында фикер алышу, оештырылган проектларны үз шәһәр-авылларыгызда оештыру һәм үстерү, “Татар яшьләре форумы” эшчәнлеген җәелдерү, – дип ассызыклады Данис Шакиров. Шулай ук ул катнашучыларга “Татарлар: гамәл стратегиясе” документы, һәм аның татар яшьләре белән эшләүчгә багышланган бүлеге белән таныштырды.

Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе  Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. Биредә Свердловск өлкәсе “Екатеринбург шәһәренең татар бистәсе” проекты җитәкчесе, ural.tatar информацион порталының баш мөхәррире Хәбибуллин Илдар Зөфәр улы, Ямало-ненецк автоном округының Салехард шәһәре “Ватан” милли автономиясе әгъзасы Галиева Наилә Фазыл кызы Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

“Бөтендөнья татар яшьләре форумы” Шурасының киңәйтелгән утырышында татар яшьләре тарафыннан оештырылган проектлар, заманча үсеш һәм татар телен, мәдәниятен үстерү юллары хакында фикер алыштылар.

Утырышны тәмамлап, катнашучыларга “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” Шурасының киңәйтелгән утырышының резолюциясе тәкъдим ителде.

Ләйсән Хәерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*