tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Розалина Шаһиева белән очрашты
Данис Шакиров Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Розалина Шаһиева белән очрашты

Данис Шакиров Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Розалина Шаһиева белән очрашты

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Розалина Шаһиева белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстанның атказанган архитекторы Валерий Хәмитов та катнашты.

Розалина Шаһиева һәм Валерий Хәмитов Урта Кабан күле территориясендә мемориаль комплекс булдыру тәкъдиме белән чыктылар. Күл зур тарихи һәм табигый кыйммәткә ия. Розалина Гомәровна сүзләренә караганда, күп гасырлар элек биредә ханнарның җәйге резиденцияләре урнашкан булган, Урта Кабан – Казан барлыкка килгән урын. Валерий Хәмитов билгеләп үткәнчә, мондый комплекс туристлар арасында популярлык казаначак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*