tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев «Җәмигъ» мәчете төзелешендә булды
Минтимер Шәймиев  «Җәмигъ» мәчете төзелешендә булды

Минтимер Шәймиев «Җәмигъ» мәчете төзелешендә булды

Татарстан республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Адымнар» гимназиясен ачканнан соң «Җәмигъ» мәчете төзелешендә булды. Беренче Президент дини оешманың яхшы урында төзелүен искәртте, иман йорты төзелешенә өлеш керткән кешеләрнең исемнәрен туплап китап чыгарырга киңәш итте.

Бүгенге көндә мәчет күзгә күренеп үсә. Финанс ярдәм фонды җитәкчесе Уел Галимов әйтүенчә, бүгенге көндә түбә ябу, манаралар алу –  көнүзәк мәсьәләләр. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мәчет төзелешен җанландыруга зур өлеш кертте. Ул үзе 1 миллион сум акча бирде, изге эшкә эшмәкәрләрне, предприятие җитәкчеләрен җәлеп итте. Агымдагы елның беренче яртысында мәчет төзелешенә 31 миллион сумнан артык акча керде.

shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*