tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Татарстан Республикасының Сәүдә һәм сәнәгать палатасы вәкилләре белән очрашты
Данис Шакиров Татарстан Республикасының Сәүдә һәм сәнәгать палатасы вәкилләре белән очрашты

Данис Шакиров Татарстан Республикасының Сәүдә һәм сәнәгать палатасы вәкилләре белән очрашты

7 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы бинасында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы нәтиҗәләренә багышланган очрашу узды. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Татарстан Республикасының Сәүдә һәм сәнәгать палатасы вәкилләре катнашты.

Очрашуда катнашучылар “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумын үткәрүдә кулланылган тәҗрибәне алдагы форумнарны уздыруда да кулланырга карар кылдылар.

2022 елның 20-22 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 300 гә якын эре татар эшмәкәре катнашында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XV форумы узды. Форумда Россия Федерациясенең 48 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*