tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе XVIII Халыкара мөселман форумында чыгыш ясады
Милли Шура рәисе XVIII Халыкара мөселман форумында чыгыш ясады

Милли Шура рәисе XVIII Халыкара мөселман форумында чыгыш ясады

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мәскәү шәһәренә килде. Биредә ул “Гаделлек һәм уртачалык: дөнья низамының илаһи принциплары” дигән исем астында узучы XVIII Халыкара мөселман форумында катнаша.

Милли Шура рәисе XVIII Халыкара мөселман форумында чыгыш ясады.Үзенең чыгышы вакытынды Васил Шәйхразыев Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән форум эшендә катнашучыларны сәламләде. Ул әлеге чараның мөһимлеген ассызыклады.

Чара кысаларында нәшриятның 15 еллыгы хөрмәтенә «Мәдинә» ИД китапларын һәм проектларын тәкъдим итү һәм  “Ислам Бакчалары. Гасырлар аша иман нуры” күргәзмәсен ачу тантасы узачак.

Форумда дин әһелләренең, академия җәмәгатьчелеге вәкилләренең, дөньяның 30 иленнән, шул исәптән Азәрбайҗан, Беларусь, Мисыр, Һиндстан, Индонезия, Ирак, Иран, Казахстан, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Үзбәкстан вәкилләренең катнашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*