tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров Төньяк Осетия-Алания Республикасының милли сәясәт һәм тышкы элемтәләр министры белән очрашты
Данис Шакиров Төньяк Осетия-Алания Республикасының милли сәясәт һәм тышкы элемтәләр министры белән очрашты

Данис Шакиров Төньяк Осетия-Алания Республикасының милли сәясәт һәм тышкы элемтәләр министры белән очрашты

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Шакировның эш сәфәре Төньяк Осетия-Алания Республикасында дәвам итә. Монда ул Төньяк Осетия-Алания Республикасының милли сәясәт һәм тышкы элемтәләр министры Алан Багиев белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Г.Тукай исемендәге Татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Галия Хөсәенова катнашты. Г.Тукай исемендәге Татар милли-мәдәни җәмгыяте – Төньяк Осетия-Алания Республикасының иң борынгы милли-мәдәни җәмгыятьләрнең берсе. Галия Хөсәенова очрашуда катнашучыларны җәмгыять проектлары белән таныштырды.

Данис Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге һәм Чечен Республикасына эш сәфәре турында сөйләде. Аның билгеләп үтүенчә, быел 30 июньдә Чечен Республикасының Шелково районында милли Сабантуй бәйрәме узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*