tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данлыклы көрәшче истәлегенә
Данлыклы көрәшче истәлегенә

Данлыклы көрәшче истәлегенә

Танылган спортчы, данлыклы көрәшче, булдыклы эшмәкәр һәм юмарт меценат Рамис Сәет улы Садиевның безнең арабыздан мәңгелеккә китүенә унбер ел булды. Аның якын, тугрылыклы дуслары һәм туганнары күркәм традиция буенча быел да “Корона” хәләл ризыклар ресторанында Коръән ашы уздырдылар. Мәҗлескә шәһәребезнең татар-мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре дә чакырулы иде.

Рамис Садиев бала вакытта ук спорт белән мавыга, грек-рим көрәше секциясенә йөри. Мәктәптә укыганда төрле бәйге һәм ярышларда җиңү аңа көч һәм дәрт өсти, канатлар куя. Гел алдынгы, беренче, әйдәп баручы булырга омтыла ул. Үз тырышлыгы белән бизнеска алына һәм үҗәтлеге, әрсез булуы аркасында зур уңышларга ирешә. Аллаһының барлыгына һәм берлегенә инанып яшәүче мөселман буларак үзенең хәләл малыннан мохтаҗларга өлеш чыгара, яшь спортчыларга ярдәм итә, район һәм өлкә Сабантуйларын оештырырга булыша. Аның гаҗәеп дәрәҗәдә кешелекле, ярдәмчел булуы турында бүген дә әле күпләр искә төшереп сөйлиләр. Ул – ике ир бала атасы. Уллары Фидель белән Данис Суворов хәрби училищесын тәмамлап, тормышта үз юлларын табып, әтиләренең исеменә тап төшермичә, аның белән горурланып яшиләр.

Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов күркәм мәҗлесне Коръәни-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрде. Ул үзенең ифрат та гыйбрәтле вәгазендә җир йөзендә үзеннән соң тирән, якты эз калдырып киткән Рамис Сәет улы кебек игелекле гамәлләр кылып, юксылларга ярдәм итеп, догачы булырлык балалар үстереп гомер итү кирәклеге турында сөйләде. Бүген Рамис кардәшебезнең изге эшләрен тугрылыклы, сыналган дуслары, тәрбияле балалары дәвам итә, алар аны догадан өзмиләр, диде хәзрәт.

Ә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин үзенең адашы – Рамис Сәет улы турында истәлекләре белән уртаклашты.

“Бер урында гына утырып тора торган кеше түгел иде ул, гел хәрәкәттә булды, гел каядыр ашыкты. Менә бүгенге ситуациядә дә өендә тыныч кына ятмыйча, дуслары белән бергә Донбасс якларына чыгып китәр иде. Безнең күңелләрдә ул тынгысыз йөрәкле, татар җанлы, булдыклы ир-егет буларак саклана. Аны чын кеше итеп тәрбияләп үстергән әтисе Сәет абый белән әнисе Рауза апага зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык, балдан татлы оныкларының уңышларына, бәхетле тормышларына сөенеп озак еллар яшәргә насыйп итсен”,- диде Рамис Сафин.

Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район бүлекчәсе рәисе Рамил Абитов ел саен “Винновская роща” паркында уза торган Сабантуй бәйрәмендә көрәшчеләр өчен Рамис Садиев истәлегенә махсус приз булдырылуы турында хәбәр итте. Без Рамис дустыбызны онытмыйбыз, яшь көрәшчеләрне аның үрнәгендә илебез патриотлары, мәйдан батырлары итеп тәрбиялибез, диде Рамил Заһит улы.

Ульяновск өлкәсенең көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Хисамов хәзер инде традициягә кергән зур спорт чарасын – Рамис Садиев истәлегенә багышланган төбәкара турнирны быел да киң күләмдә үткәрергә җыенулары турында җиткерде. Анда грек-рим көрәше белән шөгыльләнүче яшьләр үзләренең осталыкларын күрсәтәчәк.

Данлыклы көрәшчене дога белән искә алуда катнашучылар мәҗлесне оештыручыларга, шулай ук Сәет абый белән Рауза апа Садиевларга рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.

И.ХАСИБОВ

Чыганак: emet73.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*