tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җанисәптә татар булып язылырга өндәде

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җанисәптә татар булып язылырга өндәде

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җанисәп уңаеннан татар халкына мөрәҗәгать итте һәм татар булып язылырга өндәде.

«Хөрмәтле милләттәшләр, ил буенча халык санын алу бара. Бу чара без – татарлар өчен аеруча мөһим, чөнки халкыбыз илебезнең төрле төбәкләрендә яши. Татарларның Россиядә сан буенча икенче урынны саклап калуы синнән, миннән — барчабыздан да тора.

Минем балачагым Акташ авылында үтте, рус мәктәбендә белем алдым, рус малайлары белән уйнадым, аралашу нигездә рус телендә иде. Татар әдәби телен максатчан рәвештә мин Дәүләт Советы рәисе булып сайлангач өйрәндем. Депутат, язучыларыбызның китапларын укып, алар белән бәхәсләшеп, фикер алышып. Бу аралашулар миңа татарның дөнья тарихында тоткан ролен һәм безнең алда торган максатларны тирәнрәк аңларга ярдәм итте», — ди Дәүләт Советы рәисе.

«Тормыш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтергә телим: кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телләрдә сөйләшсәк тә, безнең тамырларда татар каны ага, геннарда хәтер саклана. Кадерле ватандашлар, мин барыгызны да җанисәптә татар дип язылырга чакырам. Халкыбызның киләчәге безнең кулларда», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ләйсән Рәхмәтуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*