tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев туган телләрне һәм халык бердәмлеген саклау темасына багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты
Васил Шәйхразыев туган телләрне һәм халык бердәмлеген саклау темасына багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты

Васил Шәйхразыев туган телләрне һәм халык бердәмлеген саклау темасына багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Чувашия Республикасында.

Ул Комсомол районындагы  Тукай авылының Җәмәгать йорты белән танышты, туган телләрне һәм халык бердәмлеген саклау темасына багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашты.

Бирегә Чувашия Республикасының мәдәният, милләт эшләре һәм архив эше министры урынбасары  Георгий Богуславский,  Чувашия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Комсомол районының башлыгы Александр Осипов, Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Марат Айзатуллов, шулай ук республиканың төрле шәһәр һәм төбәкләреннән килгән татар иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре килде.

Васил Шәйхразыев утырышта мөһим мәсьәләләргә игътибар итте. Алар арасында Милли Шура утырышында еллык план кабул итү, биредә эшләп килүче татар оешмаларын дәреслекләр, матур әдәбият, уен кораллары һәм милли киемнәр белән тәэмин итү.

Шулай ук Милли Шура рәисе 2022 елда үткәреләчәк мөһим даталарга тукталды: Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы, Бөтендөнья татар конгрессының 30-еллыгы һ.б.

Васил Шәйхразыев билгеләп үткәнчә, агымдагы ел – зур вакыйгалар елы. “2021 елны, билгеле булганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән күп кенә чаралар үткәрелде. Шул исәптән “Уяв” бәйрәме дә. Быел бәйрәм 10 июльдә Аксубай районында узды. Федераль Сабантуй Нижневартовск шәһәрендә үткәрелде. Ул 21 тапкыр уздырыла, әмма Югорск җирлегендә беренче тапкыр узды”, – диде Васил Шәйхразыев.

Моннан тыш, Милли Шура рәисе татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү стратегиясе кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектлар турында сөйләде – “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясе, “Җәлил укулары” Халыкара әдәби конкурсы һ. б.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*