tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык санын алуда онлайн рәвештә 14 ноябрьгә кадәр катнашып була
Халык санын алуда онлайн рәвештә 14 ноябрьгә кадәр катнашып була

Халык санын алуда онлайн рәвештә 14 ноябрьгә кадәр катнашып була

Онлайн-халык санын алу бер атнага озайтылды. Хәзер чарада Дәүләт хезмәтләре порталы аша 14 ноябрьгә кадәр катнашып була. Мондый тәкъдим белән Росстат белгечләре чыкты. РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов әлеге тәкъдимне хуплады.

Росстат мәгълүматларына караганда, онлайн рәвештә исәпкә алуны һәр дүртенче катнашучы сайлый.

Исегезгә төшерәбез, элек онлайн процедураны 8 ноябрьгә кадәр узарга мөмкин иде.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*