tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск өлкәсендә әби-бабалардан калган борынгы һөнәр белән кәсеп итүче фермер Рафис Айнетдинов хуҗалыгы белән таныштырабыз

ВИДЕО: Ульяновск өлкәсендә әби-бабалардан калган борынгы һөнәр белән кәсеп итүче фермер Рафис Айнетдинов хуҗалыгы белән таныштырабыз

Ул моннан берничә ел элек җирле колхоз таралганнан соң еллар буе эшкәртелмәгән кырларны, ташландык амбар, фермаларны арендага алып крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра. Хуҗалыкны борынгы Сембер алпавыты, 19 нчы гасырда биредә яшәгән татар бае Шәмшетдин Абушаев исеме белән атый. Сүзебез Ульяновск өлкәсенең Ульяновск районындагы Бирючевка авылында гомер итүче һәм әби-бабалардан калган борынгы һөнәр белән кәсеп итүче фермер Рафис Айнетдинов хуҗалыгы хакында бара. Моңа кадәр игенчелек һәм терлекчелек белән шөгылләнгән хуҗалык быел беренче тапкыр күпләп яшелчә үстерү эшенә дә керешә. Борынгы яңа эшнең беренче адымнарын белән бу төбәктәге хәбәрчебез Рамис Сафин танышып кайтты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*