tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград Җәмигъ мәчете ачылуга 125 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды
Димитровград Җәмигъ мәчете ачылуга 125 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды

Димитровград Җәмигъ мәчете ачылуга 125 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды

Динкардәшләребез Димитровград Җәмигъ мәчете ачылуга 125 ел тулуга багышланган тантаналы чарага җыелды. Әлеге мәчет яңадан төзекләндерелеп, тулы көченә эшли башлаганга 30 ел булды.

Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар чыгыш ясады һәм динебез үсешенә зур өлеш кертүче, Ислам динен җәелдерүдә катнашучы милләттәшләребезгә рәхмәт сүзләре әйтелде.
Бүген Димитровград шәһәренең Җәмигь мәчетендә имам-хатыйб вазыйфаларын Ильяс хәзрәт Мухутдинов җитәкли.

Өлкә Губернаторының бәйрәм кунакларына юллаган сәламен беренче урынбасары Александр Коробко җиткерде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Ильяс хәзрәткә Бөтендөнья татар конгрессының Мактау грамотасын тапшырды.
Аллаһы йортына капиталь ремонт ясауга зур өлеш кертүе Димитровград татар милли-мәдәни автономиясе исеменнән мәчеткә кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Бәйрәме Казан кунагы – автор-башкаручы Ильяс Халиков мәгънәле җырлары белән бизәде.

Ульяновск “Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*