tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дуслыгы Йорты оештырган “Дуслар җыелган җирдә”- дип аталган проектның икенче концерты узды

Дуслыгы Йорты оештырган “Дуслар җыелган җирдә”- дип аталган проектның икенче концерты узды

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты оештырган “Дуслар җыелган җирдә”- дип аталган проектның икенче концерт – тамашасының үзәгендә җырчы- мөгаллим, Татарстанның  халык артисты Миңгол Галиев һәм аның вокал мәктәбе укучылары булды. Җир йөзендә үз хезмәтенә чын-чынлап бирелеп, бар көчен, энергиясен, ихлас максатларын чынга ашыруга багышлап хезмәт итеп, зур ихтирам, олы мәхәббәт казанган кешеләр бар. Алар әллә ни мактанып, ялтырап йөрмиләр, ә, киресенчә, һәрвакыт халык арасында кайнап, тормышка, яшәешкә матурлык өстиләр, авырлык килгәндә ышаныч орлыклары чәчеп ярдәм итү юлын эзләп борчылып йөриләр. Олыларны олы күреп, остазларын хөрмәт белән искә алып яшиләр, яшьләр арасында яшәреп, тормыштан ямь табып иҗат итәләр.Бигрәк тә иҗат әһелләре, җырчылар арасында шушындый шәхесләрнең булуы –ул безнең бәхетебез.

    Үзенең бай педагогик башкару тәҗрибәсен кулланып, Миңгол Галиев вокалга өйрәтү методикасын камилләшетрү буенча җитди эш алып бара. Аның укучылары төрле биеклектәге (Халык, атказанган дәрәҗәсендәге профессиональ артистлар,  төрле конкурсларда катнашып  лауреат исеме алган һәм депломнар белән бүләкләнгән сәхнә осталары. Дуслык Йортында узган концертта танылган тенорның нәкъ менә әлеге талантлы укучылары үзләренең вокаль композицияләрен башкардылар.

Миңгол Галиев үткән күпкырлы хезмәт юлының иң әһәмиятлесе, әлбәттә, җыр сәнгате, аның башкару осталыгы, вокаль мөмкинчелеге, репертуарындагы җырларның киңлеге, масштаблыгы белән аерылып торуында.Татар халкының бөек композиторлары иҗат иткән үлемсез җырлар концерт репертуарының төп өлешен тәшкил иттеләр. Аның башкаруында гына, татар халкының онытылып бара торган энҗе-мәрҗән дәрәҗәсендәге бик күп  җырлары түгелми-чәчелми, үзенең беренче яңгырашындагы кебек, чиста һәм  саф килеш кире әйләнеп кайтты.

Татар халкының борыңгыдан-ерак гасырлардан килгән бай, эчтәлекле рухи мирасын бүгенге көндә яшәүче милләттәшләребезгә кире кайтару юлында фидакәрләрчә, армый- талмый хезмәт итүче, Татарстанның халык артисты, үзенең кабатланмас тавышы белән меңләгән тамашачыларыбызны моң иленә алып кергән җырчы ул Мингол Вәгыйз улы Галиев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*