tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эчтәлекле форумда катнаштык
Эчтәлекле форумда катнаштык

Эчтәлекле форумда катнаштык

19-21 май көннәрендә Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә XIII нче Бөтенроссия татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» форумы Бөтендөнья татар конгрессы житәкчелегендә үткәрелде. Әгәр беренче форумда 2010 елның сентябрь аенда 40 төбәктән 700 катнашучы булган булса, быелгысына 77 төбәктән 1200 дин әһеле чакырылган иде.

Көнбатыштагы Калининград шәһәреннән алып Көнчыгыштагы Камчатка, Сахалин, Төньяктагы салкын Мурманск, Архангельск шәһәрләре, Марий Эл, Коми Республикасы һәм Ямал-Ненец автоном округыннан милләттәшләребез килделәр.

Беренче көнне җомга намазыннан соң, форум делегатлары җыелышып, актив рәвештә «Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгенә «Russia Halal Expo 2023» күргәзмәсенә бардылар.

Форумның икенче көнендә «Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәгендә пленар утырыш үткәрелде. Ошбу җыелышта чыгышларда бигрәк тә төрле төбәкләрдә тупланган тәжрибәләр белән уртаклашу, фикер алышу, мәгариф системасында дини белем бирү мәсьәләләре, регионнарда татар теленең кулланылышы, ислам белән бәйле урыннарны саклау, хаксыз онытылган һәм югалтылган гореф-гадәтләр, динебезнең асыл йолаларын халкыбызга кайтару, киләчәктә ышанычлы, үз милләтен сокланып яратучы һәм үзебезнең хак динебездә тәрбияләнгән, халкыбызның бай тарихына горурланып яшәүче балалар-кызлар, оныклар тәрбияләргә насыйп булсын дигән теләкләр яңгырады. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны терәк һәм киләчәк дип атап, дин әһелләрен бердәм булырга өндәде: бергә телне, гореф-гадәтләрне, динне сакларга, үсеп килүче буынны тиешлечә тәрбияләргә, уку йортлары-мәдрәсәләр ачарга, динебезгә, милләтебезгә килешмәгән, традицион булмаган, яшьләр арасында киң таралган ямьсез күренешләр белән бергәләшеп, актив рәвештә көрәшергә тәкъдим итте. Көн тәртибенең икенче яртысында, төшке аштан соң, делегатларны форумның программасы буенча «Казан» агросәнәгать паркына алып бардылар. Монда инде «Russia Halal Expo 2023» күргәзмәсе белән танышу, монда тупланган тәҗрибәләр белән уртаклашу, сокланырлык уңышлар белән танышу кунакларда бик җылы хисләр генә калдырды.

21 май көнне форум делегатлары һәм кунаклар Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә «Изге Болгар җыенында» катнаштылар. Монда ерак Дагестан Республикасында оештырылган һәм алып киленгән күргәзмә, экспонатларның иң кадерлесе – сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) нең сакал бөртеге һәм аңа кагылышлы тарихи реликвияләр күрсәтелде.

Ошбу күргәзмәне карауда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы белән берлектә бөтен Россия күләмендәге мөфтиләр катнаштылар. Мөфти Тәлгат Таҗетдин үзенең чыгышында әйтеп китте: «Безнең өчен иң зур реликвия – Аллаһы Тәгалә тарафыннан тапшырылган Ватаныбыз, аны саклау, үз илебез, туган җирләребез өчен әтиләребез, бабайларыбыз кан түккәннәр». Мөфти Равил Гайнетдин ошбу бик мөһим һәм әһәмиятле булган чарага зур бәя биреп: «Үткән 4 көн дәвамында уздырылган форумында бик зур эшләр башкарылды, федераль күләмдә сокланырлык очрашулар үтте. Без чын күңелебездән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Татарстан бүген, Россия дәүләтенең иң үрнәк булырлык регионнарының берсе буларак, 80 илдән делегатлар каршылады һәм югары дәрәжәдә үткәрә алды», – дип әйтте.

Башка мөфтиләр дә үзләренең чыгышларында бик җылы сүзләр һәм изге теләкләр белдерделәр. Әлбәттә, ошбу тарихи чараларда, күрмәгән, ишетмәгән милләттәшләр белән күрешеп, танышып, тупланган тәҗрибәләр белән уртаклашырга бик җайлы.

Без, Төмән өлкәсе мөселманнары, Россия Герое – пилот Дамир Касыйм улы Йосыпов белән күрешеп, танышу бәхетенә ирештек. Дамирга 46 яшь, ул Красноярск крае, Игарка шәһәрендә туып үскән. 2013 елда Бугуруслан шәһәренең очучылар училищесен бик яхшыга тамамлый. Шул вакыттан бирле «Уральские авиалинии» авиакомпаниясендә эшли. 2018 елда читтән торып Ульяновск гражданнар авиациясе институты дипломын кулына ала. Без белгән зур хәтәргә хәтле самолетның командиры булып торган. 2019 елда бортында 230 пассажиры булган самолетның двигателенә кошлар кереп, ике моторны да сафтан чыгаргач, Дамир Йосыпов командасы очкычны хәвеф-хәтәрсез генә кукуруз басуына төшереп утырта. Бу батырлыгы өчен ул Россия Герое исеменә һәм исән калган кешеләрнең, аларның әти-әниләре, туганнары, балаларының чиксез зур рәхмәтенә лаек була. Дамирның тыныч тормыштагы батырлыгы турында фтльм төшерелгән. Әйтүенчә, Дамир бик футбол уенын ярата, актив тамашычы. Гаиләсендә 4 бала үсә – Ильяс, Исмаил, Данислам һәм Кәрим. Без дә, Төмән өлкәсеннән форумда катнашучы 30 дан артык делегат исеменнән, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Васил Шәйхразыевка, аларның ярдәмчеләренә һәм ошбу бик мөһим, катлаулы чараларны уңышлы рәвештә үткәрүдә катнашкан милләттәшләребезгә чын күңелләребездән рәхмәтләребезне белдерәбез һәм киләчәктә дә, шундый онытылмаслык очрашулар кабатланып торсын дигән теләктә калабыз.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.

Рәсемдә: Түбән Тәүде районының Киндерле авылы имамы Салихҗан Самадов, Россия Герое Дамир Йосыпов, Фатыйх Гарифуллин, Яркәү районының Бурбар авылы имамы Хәлид Иянов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*