tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдәби Сабан туена чакырабыз
Әдәби Сабан туена чакырабыз

Әдәби Сабан туена чакырабыз

Хөрмәтле әдәби марафончылар, #авылымгүзәллеге һәм #сәламәтиртә проектлары финалистлары!

Сезне, сезнең якын туганнарыгызны, Татнетны үстерү фонды проектлары белән кызыксынып торучы һәм якын итүчеләрне, шагыйрьләр һәм язучыларны, драматургларны, күренекле шәхесләрне, журналистларны, Фондка һәрдаим ярдәм итеп торучы спонсорлар һәм партнерларыбызны 11 август көнне Апас районы Апас шәһәр тибындагы поселогы янында урнашкан Сабан туе мәйданында үткәреләчәк “Әдәби Сабан туе” чарасына чакырабыз.

Әдәби Сабан туеның кыскача программасы:

9:00-11:00. Кунакларны каршы алу
10:00-11:00. Сөлге (бирнә) җыю
11:00-12:00. Әдәби Сабан туен ачу тантанасы
12:00-15:30. Концерт номерлары (танылган артистлар һәм үзэшчәннәр чыгышлары) белән үрелеп барылган Әдәби көрәш / Милли Сабан туе уеннары / Әдәби марафонда җиңүче районнарны һәм Авылым гүзәллеге проекты финалистларын тантаналы төстә тәбрикләү
15:30-17:00. Музейларга, тарихи/мәдәни урыннарга экскурсияләр

Чыганак: tat-i.net

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*