tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әфганстан татарлары “милләт” буларак үзләренең Конституциясенә кертелергә мөмкин
Әфганстан татарлары “милләт” буларак үзләренең Конституциясенә кертелергә мөмкин

Әфганстан татарлары “милләт” буларак үзләренең Конституциясенә кертелергә мөмкин

Бүген, 25 нче гыйнварда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Әфганстан татарлары белән оештырылган видеоконференциядә катнашты. Анда Әфганстан татарларын әлеге илнең Конституциясенә “милләт” буларак кертү, ике республикадагы хезмәттәшлекне үстерү һ.б. мәсьәләләр күтәрелде.

Бу Әфганстан ягы белән оештырылган беренче очрашу түгел. Узган елдагы чараларның берсендә, Әфган татарлары бала дөньяга килгәннән соң, туу турындагы электрон таныклыкка милләтен яза алмаулары турында зарланган иде. Сәбәп шунда, Әфганстан Конституциясендә татарлар “милләт” буларак кертелмәгән. Шуңа да туу турындагы таныклыкка “татар” дип яза алмыйлар. Хәзерге вакытта илнең төп документында 14 милләт теркәлгән. Барлык рәсми мәсьәләләр дә хәл ителсә, татарлар 15 нче итеп кертеләчәк.

Әлеге мәсьәләне хәл итү буенча беренче адым ясалган. Юридик документлар эшләнгән. Видеоконференциядә Әфганстан татарлары Шурасы җитәкчесе, Парламент депутаты Мәгъдүм Абдалла Мөхәммәди белдергәнчә, татарларның күпчелеге илнең төньяк провинцияләрендә гомер итә. Саманган провинциясе татарларның “үзәге” булып санала. Хәзерге вакытта Ислам республикасында 700 меңләп татар яши.

Татарларны милләт буларак Конституциягә кертү өчен, Парламент депутатлары Ислам республикасы президенты Ашраф Ганигә  мөрәҗәгать юллаган. Тәкъдимне закон чыгару органындагы 180 депутат хуплый.

Онлайн очрашу вакытында, Әфганстан ягы Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевтан татар теле курсларын оештыруда ярдәм итүне сорады. Шулай ук Мәгъдүм Абдалла Мөхәммәди Әфганстан татарлары Шурасын Бөтендөнья татар конгрессы составына кертү тәкъдиме белән чыкты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*