tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗе мөхтәсибәтендә Саклау җыены үтте
Әгерҗе мөхтәсибәтендә Саклау җыены үтте

Әгерҗе мөхтәсибәтендә Саклау җыены үтте

Мөхәррам аеның 22 нче көнендә (9нчы августта), Әгерҗе районы Саклау авылында мөселманнар җыены үтте.

Әлеге җыен елдагыча дәүләт саклавына алынган, тарих-архитектура истәлеге булган, районда хәзергәчә сакланып калган элекке таш мәчетләрнең бердәнбере булган Саклау мәчете янында үткәрелде.

Район мөселманнарының еллык җыелышында шәрәфле кунак буларак Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Быелгы җыен программасының төп өлеше танылган хәзрәтләрдән вәгазьләр тыңлау, мөнәҗәтләр башкару, Саклау авылының тарихи мәчетендә өйлә намазы уку һәм дога кылу, җәмәгать белән Коръән ашында катнашудан гыйбарәт булды. Әлеге күркәм чара Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узды.

Әлеге чарага – “Саклау җыены”на Әгерҗе мөхтәсибәте имамнары һәм абыстайлары, ислам нигезләре укытучылары, районның актив мөселманнары, җәмәгать эшлеклеләре, төрле җирләрдән кайткан кунаклар, тирә-як районнардан имам-мөхтәсибләр килде.

Җыенга килүчеләр арасында Киров өлкәсеннән һәм Ижау шәһәреннән дә мөселман кардәшләр бар иде.

Җыен Коръәннән аятьләр уку белән башланып китте. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев район мөселманнарына вәгазь һәм нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, дин, тел, гаилә темаларына багышлап тәрбияви вәгазьләр сөйләде. Чара дин һәм әхлак сагында торучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан җыенда катнашучылар Кырынды авылы мәхәлләсе аш-су осталары әзерләгән ризыклардан авыз иттеләр.

Җыенны үткәрүнең төп максаты – бабаларыбыздан әманәт итеп тапшырылган динебезгә һәм борынгы мәчетләребезгә сакчыл караш тәрбияләү, ислам динен куәтләү өчен мөселманнарга очрашу, күрешү мөмкинлеге булдыру. Саклау авылы җыенының тарихы 2006 елга барып тоташа. Әгерҗе районында революциягә кадәр төзелгән таш мәчеткә сакчыл караш тәрбияләү йөзеннән беренче җыен ул вакытта имам-мөхтәсиб булып эшләүче Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин тарафыннан оештырыла. Әлеге гыйбадәт йорты һәм Иске Кызылъяр авылындагы мәчет совет чорында Әгерҗе районында манарасы киселми калган мәчетләр булуы белән дә үзенчәлекле.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*