tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлбир хәзрәт Крганов: “Иманны ныгыту мөселманнарның рухи үсеше өчен нигез булып тора”
Әлбир хәзрәт Крганов: “Иманны ныгыту мөселманнарның рухи үсеше өчен нигез булып тора”

Әлбир хәзрәт Крганов: “Иманны ныгыту мөселманнарның рухи үсеше өчен нигез булып тора”

Бөтендөнья татар конгрессы 2024 елның 17-19 май көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә.  Бүген “Kazan Expo” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш уза.

Биредә Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов чыгыш ясады.

– Иманны ныгыту мөселманнарның рухи үсеше өчен нигез булып тора. Кешенең иман агачының тамыры тирәндә. Диннәр арасындагы гармония Россия дәүләтчелеге нигезе икәнен һәрвакыт истә тотарга кирәк. Диннәр һәм эчке мәдәниятләр мөнәсәбәте халыкны саклау һәм үстерү өчен уртак максатлар, чаралар таләп итә, – диде ул.

Пленар утырышта Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм башкалар катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*