tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәндәр кызлары шәхесләрне барлый
Әлмәндәр кызлары шәхесләрне барлый

Әлмәндәр кызлары шәхесләрне барлый

12 нче октябрьдә Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган IV нче Республика күләмендә конференция узды.

Анда “Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары” турындагы конкурска нәтиҗә дә ясалды. Җиңүчеләр исемлегендә безнең Апас районы да бар.

Әлмәндәр авылыннан укытучы Венера Мансур кызы Хәйруллина һәм танылган журналист Энҗе Һади кызы Шәйхетдинова беренче дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
Әлмәндәр авылында яшәүче, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган тарих укытучысы Венера Мансур кызы Хәйруллина авыл тарихын язу белән шөгыльләнә. Авылдашлары белән бергә әлеге җирлектән чыккан шәхесләрне барлыйлар. Шуларның берсе – икенче гильдия сәүдәгәр Гайнетдин Сабитов. Аның турында китапларда мәгълүмат бик аз. Кайбер фактлар архив документлары белән тәңгәл дә килми. Аның нинди дәрәҗәле сәүдәгәр һәм меценат булуы авылдашлары һәм райондашлары өчен бүген зур ачыш булып тора.

Берничә ел дәвамында архивларда актарынып һәм Сабитовның туганнарын эзләп табып, Венера Хәйруллина сәүдәгәр турында шактый кызыклы, документлар нигезендә дәлилләнгән язма туплаган. “Заманында Европа күләмендә танылган авылдашыбызның исемен бүген халыкка кабат кайтарасы, эшләгән эшләрен яшь буынга да, авылдашларга да күрсәтәсебез килә,” –ди авыл тарихын язучылар. “Татар түбәтәен Европага таныткан сәүдәгәр Сабитовлар” дип аталган конкурс эше жюрида зур кызыксыну уята. Һәм райондашларыбыз беренче урынга лаек була.

“Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары” исемле конкурска быел 50гә якын язма килгән. 100 дән артык кеше узган гасырлардагы эшчәнлек алып барган сәүдәгәрләр, бүгенге көндә хәйрия эшләрендә катнашкан эшкуарлар турында мәкаләләр язган. Россия төбәкләреннән Оренбург, Түбән Новгород, Самара, Киров өлкәләреннән, Башкортстан республикасыннан һәм Татарстан районнары – Тәтеш, Лаеш, Буа, Әлки, Арча, Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Апас, шулай ук Казан мәктәпләре, лицей укучылары, укытучылары, китапханәчеләр катнашкан.

Чыганак: apastovo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*