tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәтлеләр татарча диктант язды

Әлмәтлеләр татарча диктант язды

Бүген бөтендөнья “Татарча диктант” акциясенә әлмәтлеләр актив рәвештә һәм бик теләп кушылды. “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү hәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә кую кысаларында алып барылган эшчәнлекнең бер юнәлеше буларак, җирле власть һәм муниципаль хезмәткәрләрнең грамоталы булуын, татарча язу осталыгын ачыклау максатында диктант яздыру фикере Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов тарафыннан хуплап каршы алынган иде.

19 октябрь көнне көндезге 11.00 сәгатьтә Әлмәт районы башкарма комитеты һәм Советы хезмәткәрләре беренчеләрдән булып “Татарча диктант” акциясен башлап җибәрде.
Башкарма комитетның видеоконференцияләр залына үз туган телендә диктант язу теләге белән иллегә якын муниципаль хезмәткәр һәм җитәкчеләр җыелды.

Акцияне Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, шул ук вакытта район башлыгы матбугат хезмәте үзәге җитәкчесе Ландыш Зарипова ачып җибәрде. Ул җирле власть органнарында хезмәт итүчеләрнең ике телне дә камил белүләренең бүгенге көн таләбе булын, әлеге ихтыяҗның республика законнары нигезендә ассызыклануын билгеләп, чарада катнашучыларга уңышлар теләде.

Роберт Миңнуллинның “Мин кулыма китап алам” дигән әсәреннән өзекне Татарстанның атказанган артисткасы , халыкара һәм бөтенроссия фестивальләре лауреаты Мәдинә Гайнуллина укыды.

Акциядә катнашучылар фикеренчә, татарча диктант язуны ел да оештыру зарур. Әлеге чара ни дәрәҗәдә грамоталы булуыңны ачыклаудан тыш, аһәңле татар сөйләмен ишетү, үзеңне татар милләтенең бер вәкиле итеп тою мөмкинлеге бирә.

Айрат Мөхәммәтҗанов, район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары:
-Татарча диктант язмаганга 30 еллап вакыт узгандыр . Бер төрле җаваплылык, икеләнү хисе белән килсәм дә, язу процессы башлангач, бөтен дөньяны онытып, рәхәтләнеп эшләдем. Акциядә бик теләп катнаштым.

Ләйсән Кәшфетдинова, башкарма комитетның исәп –хисап һәм отчет бүлеге җитәкчесе:
-Гел саннар белән эшләүче буларак , бүгенге диктантны башкарып чыга алырмынмы икән дип борчылган идем. Бик матур текст, оста итеп яздырдылар, үземнең ничек язганлыгымны бик тә беләсем килә. Нәтиҗәләрен көтәбез хәзер.

Фәрдия ХӘСӘНОВА

Әлмәт

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*