tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә татарча көрәш буенча Булат Вәлиев истәлегенә ярышлар узды
Әлмәттә татарча көрәш буенча Булат Вәлиев истәлегенә ярышлар узды

Әлмәттә татарча көрәш буенча Булат Вәлиев истәлегенә ярышлар узды

Узган җомга көнне Әлмәттә татарча көрәш буенча Булат Вәлиев истәлегенә ярышлар узды. Бәйгедә 15 командадан 154 көрәшче бил алышты.

Быел Булат Вәлиев истәлегенә бәйге 13 нче тапкыр оештырылды. Әлмәттәге турнирда соңгы елларда Татарстан командалары гына түгел, башка төбәкләрдән дә көрәшчеләр бил алыша. Быел, әйтик, биредә Туймазы, Богырыслан вәкилләре дә катнашкан. Өч яшь категориясендә җиңү яулаган яшь батырларга “Татнефть” оешмасы саллы гына акчалата бүләкләр дә тапшырган. Командалар беренчелегендә исә беренче урында – Әлмәт, икенче урында – Азнакай, өченчедә – Актаныш командалары.

Вәлиев Булат Зиннур улы 1981 нче елда Мөслим районы Тойгелде авылында туа. 1989 нчы елда Тойгелде урта мәктәбенә укырга керә. Мәктәптә яхшы билгеләренә генә укый. Иң яраткан дәресләре: физкультура һәм география. Буш вакытында Булат техника янында була.

Кечкенә вакыттан ук абыйсы Зөлфәт белән көрәш белән шөгыльләнәләр һәм төрле ярышларда катнашып призлы урыннар яулыйлар.

2002 нче елда Татарстан чемпионатында катнашып, 3 нче урынны яулый. 2002 нче елда Мөслим Сабантуй батыры дип таныла. Иң зур уңыш аңа 2005 нче елда килә. Ул кабат Татарстан чемпионы исемен яулый, Россия чемпионы да була. Шушы ук елда Казанның меңеллык юбилее белән бәйләп, башкалабызда билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты уздырылды. Бу ярышларда 42 илнең иң көчле көрәшчеләре чыгыш ясадылар. Келәмдә үз үлчәвендә Булат Вәлиев дөнья чемпионы исемен яулады.

Кызганычка каршы, Булат 2006 нчы елның декабрендә юл һәлакәтендә вафат була.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*