tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Южно-Сахалинск шәһәре автономиясе оештырылуның 10 еллыгын билгеләп үттеләр
Южно-Сахалинск шәһәре автономиясе оештырылуның 10 еллыгын билгеләп үттеләр

Южно-Сахалинск шәһәре автономиясе оештырылуның 10 еллыгын билгеләп үттеләр

Южно-Сахалинск шәһәре автономиясе оештырылуга 10ел тулуга багышланган тантаналы җыелыш узды. Бәйрәмгә котлау өчен шәһәр администрациясеннән шәһәр эчке эшләр департаменты директоры Хайбриев Дмитрий Фаридович, Сахалин өлкәсе Халыклар ассамблеясе рәисе Кириллова Майя Владимировна, аның урынбасары Виктор ( отец), Сахалин өлкәсенен имам-мөхтәсибе Җамал хәзрәт килгән.

Искәртеп узабыз, 2006 елда Южно-Сахалинск шәһәрендә татар милли үзәге эшли башлый, 2009 елда оешма рәсми рәвештә Татар автономиясе булып теркәлә. Бүгенге көндә автономия шәһәрдә һәм Сахалин өлкәсендә уза торган һәрбер чарада актив катнаша. Автономия аксакалы Шәймарданов Динур Нуриевич һәрвакыт төрле яклап ярдәм итеп тора.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*