tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әппәли тавында «Кышкы уеннар»
Әппәли тавында «Кышкы уеннар»

Әппәли тавында «Кышкы уеннар»

2 февраль көнне Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылының “Әппәли” тавы итәгендә көне буе “Кышкы уеннар” бәйрәме гөрләп торды. Бу кызыклы бәйрәмнең җитәкчесе – әлбәттә, мәдәниятебезне үстерүгә, гореф-гадәтләребезне саклауга зур әһәмият биргән авыл башлыгы Хасанов Тәлгать Әсхәт улы. Бәйрәм авылыбызда икенче ел гына үткәрелә. Бу авылдашларыбыз өчен бик тансык бәйрәм. Бүген “Әппәли” тавы Кавказ тауларыннан да ким күренмәде, аның дәрәҗәсе елдан-ел үсә бара.

Бәйрәмне “Ялкынлы йөрәкләр” ансамбле матур җырлар белән башлап җибәрде. “Эра” халык ансамбленең биюче кызлары өздереп-өздереп татар биюләрен башкардылар. Аларга карап, дәртләнеп, яше дә – карты да тыпырдап биеп тордылар. Быел тагы да кызык-кызык уеннар, аш-сулар өстәлде. Иң зур әһәмият бирелде спорт уеннарына. Бер үк вакытта, тау итәгендә төрле-төрле уеннар, бәйгеләр, көрәшләр барды. Чаңгы ярышларында яшьләр үзләрен күрсәттеләр. Тиз арада бер машина йөге утын ватылып бетте. Ә 16 килограммлы герне егетләр кулларында уйнатып кына торды. Хатын-кызлар да, ир-егетләрдән калышмыйча, кул көрәшендә һәм пима ыргыту уенында үзләренең көчләрен күрсәттеләр.

Ә балалар өчен иң кызыгы – атның бизәлгән һәм кыңгыраулар эленгән кашовка чанасына төялеп, таудан шуу булды. Куанычлары эчләренә сыймады инде. Күзләрен бәйләп, кайчы белән уенчыклар кисү уенында да бик теләп, шатланып катнаштылар.
Аш-суның ниндие кирәк, шул булды. Авылыбыз хуҗабикәләре милли ризыкларыбызны хәзерләүдә дә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Самавырларда тәмле, хуш исле чәйләр кайнап торды. Тәмле май исләре чыгарып пешергән кайнар коймаклар белән авылдашларыбызны сыйладылар. Мондый сыйдан, күңеллелектән, саф һавадан халыкның озак тараласы килми торды.

Әле тагын бер куанычыбыз өчен рәхмәт сүзләре әйтәсе килә башлыгыбыз Тәлгать Әсхәтовичка. Быел җәйдә тиз арада авылдашларыбыз өчен бик матур парк төзетте. Паркны зәңгәр чыршылар, юкә, каен агачлары, тере койма ясап, уратып алганнар. Ә эчендәге юллар читендә ике яклап артыш, кизил куаклары үсеп утыра. Кечкенә балаларга уйнар өчен мәйданчык та бар.

Ә иң мөһиме, бу – универсаль спорт мәйданы. Анда волейбол, баскетбол, мини футбол ярышларын рәхәтләнеп, иркенләп үткәрергә мөмкин. Зур теннис өстәле дә бар. Инде авыл халкына сәламәт тормыш алып бару өчен бөтен шартлар тудырылган. Бу үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген кайгырту да.
Шулай итеп, халык кышкы саф һавада йөреп, уйнап-көлеп, рәхәтләнеп актив ял иттеләр. Бу бәйрәмнең энергиясе бер елга җитәрлек булгандыр.

Рәифә АБДРАКИПОВА,
Татар Каргалысының “Ак калфак” оешмасы рәисе.
Сакмар районы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*