tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сара Садыйкова һәйкәле урыны билгеле
Сара Садыйкова һәйкәле урыны билгеле

Сара Садыйкова һәйкәле урыны билгеле

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова композитор Сара Садыйкова һәйкәлен башкалабызның Татарстан белән Тукай урамнары чатында урнашачагын әйткән. Күренекле сынчы Рада Нигъмәтуллина композиторның “Җидегән чишмә” җыры композициясенә нигезләнгән хезмәтен башта билгеләнгән урынга –Тукай урамындагы Юнысов мәйданына куелу турындагы карар белән килешмәгән була.

“Һәйкәл аулак урында түгел, бәлки халык күп йөри торган ачык җирдә торырга тиеш,” – дигән булган ул. Ниһаять, сынчының хыялы тормыша ашарга ошаган.

Сара Садыйкованың кызы Әлфия апа Айдарская әнисенә һәйкәл куеласын ишетеп бик шатланган. “Миңа быел 95 яшь тула. Исән чакта аның һәйкәлен күреп калсам, бик бәхетле булыр идем,” – дигән ул.

Ирек НИГЪМӘТИ

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*