tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар хатынын эш куркытмый”
“Татар хатынын эш куркытмый”

“Татар хатынын эш куркытмый”

2 февральдә Самараның “Розалина” татар кафесында өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разыя Әюпованың “Татар хатынын эш куркытмый” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Чарада өлкәнең татар милли хәрәкәт активистлары, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары, Разыя ханымның балалары һәм оныклары, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевның тормыш иптәше Лилия ханым да бар иде.

Разыя Әзимҗан кызы кунакларга аны якын итеп килүләре, шатлыгын уртаклашулары өчен олы рәхмәтен җиткерде. “Бу минем беренче китабым. Анда өлкәбезнең милли тормышына керткән өлешем, өлкә “Ак калфак” оешмасының эшчәнлеге турында язмалар тупланган. Шулай ук өлкәбезнең татар газеталарында төрле темаларга бастырылып чыккан мәкаләләрем дә урын алды. “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева (ул китапка бик эчтәлекле рецензия дә язды), җаваплы сәркатип Гөлгенә Сәлахова һәм дизайнер-версткалаучы Гөлнур Рыбакова аларны туплап, китап итеп бастырып чыгарырга ярдәм иттеләр. Аларга, балаларыма, оныкларыма һәм бу эштә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт!”, – дип сөйләде Разыя ханым.

Кунаклар да китапка югары бәя биреп, автор турында җылы сүзләр әйттеләр. “Сезнең хезмәтегез безнең күз алдыбызда, башкаларга да үрнәк булырлык. Шуңа китап та бик эчтәлекле. Тагын бер җыентык чыгарырлык эшләр башкарырга насыйп булсын”, – дип котлады Разыя ханымны Самара төбәге тарихчысы Шамил Галимов.

“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева Разыя Әзимҗан кызы белән 90 нчы еллардан бирле таныш булуын белдерде. “Ул редакциянең күптәнге дусты, газетага әһәмиятле темаларга мәкаләләр яза. 30 ел тупланган шул мәкаләләр бу китапка керде. Алар буенча Разыя апаның иҗатын да, аның дөньяга булган мөнәсәбәтен дә күрергә була. Безнеңчә, бик матур, эчтәлекле китап килеп чыкты”, – диде Эльмира Мөгәммәр кызы.

“Разыя апаны күптәннән беләм. Һәм аның ни кадәр милли җанлы, иҗади күңелле кеше булуына гаҗәпләнәм. “Яктылык” мәктәбе, милли оешмаларыбыз оештырган бәйрәмнәрдә дә ул актив катнаша. Өлкә “Ак калфак” җитәкчесе буларак Разыя Әзимҗан кызы үзе дә төрле мастер-класслар уздыра, анда “Яктылык” укытучыларын һәм укучыларны да чакыра. Шулай итеп, үсеп килүче буынны милли рухта тәрбияләүгә зур әһәмият бирә”, – дип сөйләде татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина.

Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы директоры Эльвира Власкина да Разыя ханымның эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Ноябрьдә, унынчы Мәүлид ән-Нәби бәйрәме кысаларында, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Оешма җитәкчесе Кадрия Идрисова да, делегатлар да бик канәгать калдылар. Бу чараның уңышлы узуында, һичшикесез, Разыя Әзимҗан кызының өлеше зурдан. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә зур эшләр башкарырга язсын”, – дип сөйләде Эльвира ханым.

Аның сүзләренә Похвистнево районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Илһамия Кәримова да кушылды. “Разыя ханым безне дә туплап, яңа эшләргә рухландырып тора”, – диде ул һәм оешма тарафыннан башкарылган эшләр белән таныштырып үтте. Ә өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активисты Әминә Ибәтуллина җитәкчесенә үзе чиккән калфак бүләк итте.

Чарага өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистлары да чакырылган иде. Альбина Мәхмүтова, Асия Шәймарданова Разыя Әюпованың оешма уздырган чараларда актив катнашуы турында сөйләделәр, “Киләчәктә дә бергә булыйк”, – дип, матур теләкләрен җиткерделәр.

Кичәдә җырлар, шигырьләр яңгырады. “Яктылык” мәктәбе укучылары Әнвәр Мифтахов һәм Сөмәйрә Аслан Роберт Миңнуллинның “Көтү әйбәт көтелгән” һәм “Әби кунакка килгәч” шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр.

Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасының татар сайты мөхәррире Искәндәр Сәетов Разыя Әюповага багышлап укыган “Әнием” шигыре дә кунакларны битараф калдырмады. Искәндәр әфәнде Разыя ханыма матур теләкләрен җиткерде, милли хәрәкәт активистларына уңышлар теләде. “Сайтыбызга бүгенге чара, яңа китап турында мәгълүмат куярбыз. Гомумән, массакүләм мәгълүмат чараларында өлкә татарлары тормышы күбрәк яктыртылсын иде. Разыя ханым кебек якташларыбыз, башкарылган эшләребез турында башка регионнарда да белсеннәр”, – дип сөйләде ул.

“Татар хатынын эш куркытмый” китабын тәкъдим итү кичәсе әнә шундый җылы атмосферада узды. Аралашу чәй табыны артында да дәвам итте. Ә ахырда Разыя ханым кунакларга үзенең китабын бүләк итте.

Ләйсән Зарипова

tatar-duslyk.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*