tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Эрмитаж-Казан» үзәгендә Азат Галимовның «Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасында» картиналар күргәзмәсе ачылачак
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Азат Галимовның «Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасында» картиналар күргәзмәсе ачылачак

«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Азат Галимовның «Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасында» картиналар күргәзмәсе ачылачак

31нче июльдә Татарстан башкаласында «Азат Галимов. Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасында» күргәзмәсе ачылачак. «Эрмитаж-Казан» үзәгендә шәһәр халкы һәм кунаклары Петербург рәссамының ТАССР оешуының 100 еллыгына багышланган «Ил белән күзгә күренмәс бәйләнешләр» проектына кергән эшләрен күрә алачак. Экспозициядә рәссамның Россиянең һәм дөньяның төрле почмакларында ясалган 114 эше тәкъдим ителгән.

Күргәзмәне Казанның Көнбатыш һәм Көнчыгыш арасында географик яктан да, мәдәни мәгънәдә дә булган күренешләре ача. Бу – рәссам иҗатындагы үзәк линия. Барыннан да элек, әлеге әсәрләр аша ул үз халкының рухи хәзинәләренә һәм мәдәни һәйкәлләренә әйләнеп кайта. Азат Галимов картиналарында – Казан Кремле, Сөембикә манарасы, «Кол Шәриф» мәчете, Әҗем һәм Борнай мәчетләре, иске шәһәрнең урамнары һәм яр буйлары, шәһәрнең яшеллеккә күмелгән яки көзге яфрак белән капланган бакчалары һәм уңайлы скверлары.

Экспозиция Петербург пейзажлары, шулай ук мастерның Россия һәм башка илләрдәге сәяхәтеннән картиналар белән дәвам итә.

Үз хезмәтләрендә рәссам төрле халыкларның мәдәниятләрен катнаштыру билгеләрен күрсәтә, кече ватанын хәтерләткән иң якын мотивларны эзли.

Азат Галимов 1958 елда ТАССРның Буа районында туган, 1979 елдан бирле Санкт-Петербургта яши һәм эшли. Ул утыз биш ел гомерен иҗатка багышлаган. Иҗатында рус сәнгатендә реалистик пейзаж мәктәбе традицияләрен һәм француз мәктәбенең импрессионистик күзаллавын берләштерүче матур манерны куллана. Нәкъ менә шәһәр пейзажында рәссамның таланты аеруча ачык ачыла.

Азат Галимовның шәхси күргәзмәләре Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә, Бөек Новгородта, Кытайда һәм Болгариядә узды, дип хәбәр иттеләр «Эрмитаж-Казан» үзәгендә.

Рәссам эшләрен 30нчы августка кадәр күрергә мөмкин булачак.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*