tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә театры Кыргызстанда гастрольләрен башлады
Әтнә театры Кыргызстанда гастрольләрен башлады

Әтнә театры Кыргызстанда гастрольләрен башлады

11-16 октябрь көннәрендә Әлмәт татар дәүләт драма театрының Кыргызстан Республикасында гастрольләре уза. Әлеге иҗади сәфәрләрнең төп максаты – театр ярдәмендә чит төбәкләрдә яшәүчеләр арасында туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү, милли кыйммәтләрне саклау һәм үстерү.

Гастрольнең беренче көне Бишкек шәһәрендәге Кыргыз Милли филармония залында ачылды. Кыргызстан башкаласында яшәүче милләттәшләребез Әтнә театрының театральләштергән тамашасын зур кызыксыну белән карады һәм артистларны алкышларга күмде.

Бүген исә артистлар Каракол шәһәрендә Ыссык Күл өлкә музыкаль-драма театры сәхнәсендә чыгыш ясыячак. Аннары алар Джалал Абад һәм Ош шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез белән очрашачак.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*