tatruen

Всемирный конгресс татар

  • Баш бит
  • Яңалыклар
    • Пресс-релиз
    • Матбугат конгресс турында
    • Әңгәмә
    • Актуаль фикер
    • Атна вакыйгасы
  • Конгресс турында
    • Структура
    • Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре
    • БТК каршындагы иҗтимагый оешмалар
    • Гомуми мәгълүмат
    • Татар оешмалары (Татарстанда, илдә, дөньяда)
    • Конгресс проектлары
    • Бәйгеләр, фестивальләр, күргәзмәләр
    • Җыеннар, фәнни-гамәли конференцияләр
    • Фотоальбомнар
    • Рәсми басма
    • Онлайн конкурслар
    • «Татар конгрессы: хәтер-хәтирә»
  • Милли тормыш
    • Файдалы киңәшләр
    • Дин
    • Икътисад
    • Кеше хокуклары
    • Мәгариф
    • Фән
    • Мәдәният
    • Спорт
    • Сәясәт
    • Тарих
    • Халыкара багланышлар
    • Хәйрия
    • Шәхесләр
    • Эшмәкәрлекне үстерү
    • Җәмгыять
    • «ТАТАРЛАР» газетасыннан
    • Татар авыллары
  • Татар дөньясы
    • Иҗат коллективлары
    • Милли белем бирү учаклары
    • Татарстан Республикасының Россия һәм чит илләрдәге вәкиллекләре
    • «Татарстанның эшлекле хезмәттәшәләре» форумында катнашучылар исемлеге
  • «Дөнья» студиясе тапшырулары
    • «Очрашу урыны – Казан»
    • «Конгресс мөнбәре»
    • «Юаннар көзгесе»
    • «ТАССРның 100 еллыгы» видео
    • «Дөнья» студиясендә кунакта
    • 10 сәер сорау
    • Репортаж
    • Халкым минем
    • «Без Тукайлы халык»
  • Туган җир
  • Төбәкләрдәге ММЧ
Баш бит / Яңалыклар / Әтнәдә «Самат Шакир атналыгы» үтә
Әтнәдә «Самат Шакир атналыгы» үтә

Әтнәдә «Самат Шакир атналыгы» үтә

в Яңалыклар, Слайдер, Милли тормыш, Мәдәният, Төп яңалыклар, 18.04.2021 0 145

Кабатланмас шигърияте һәм чәчмә әсәрләре, бүген дә тарихи әһәмиятен югалтмаган мәкалә-очерклары белән татар әдәбияты тарихында үз эзен калдырган эзтабар авылдашыбыз Самат Шакирның 15 апрельдә туган көне. Ул 1924 елның 15 апрелендә Күәм авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.Бик кечкенәдән әтисеннән ятим калып, әнисе һәм укытучы Нәкыйп абыйсында тәрбия ала.Күәм җидееллык мәктәбендә укыганда ук, шигырьләр яза башлый.

«Урман» дигән беренче шигыре 1939 елда «Пионер каләме» журналында дөнья күрә.1938 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Арча педагогия училищесында укый башлый. Бу вакытта шигырьләре район һәм республика газеталарында басылып чыга.Самат ага Кызыл юл районы Носы мәктәбендә укыта башлый. Аннан соң Әтнә районы газетасында әдәби хезмәткәр, 1942 – 1943 елларда Яңавыл мәктәбендә мәктәп мөдире булып эшли. 1943 елда Совет фронтка алына. Ул Сталинград оборонасында катнаша. Аннан кайткач, «Кызыл Татарстан» («Ватаным Татарстан») газетасында әдәби хезмәткәр, 1946 –1949 елларда Дөбьяз районы газетасында җаваплы секретарь вазифаларын үти. 1951 – 1957 елларда Казан дәүләт университетың тарих-филология факультетында читтән торып укый. 1954 –1956 елларда Кайбыч районының Мөрәле мәктәбендә директор була. Университетны тәмамлагач, Казанга килеп, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли башлый. 1962 елны СССР язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителгәч, профессиональ язучы булып, иҗат эшенә чума. Проза өлкәсендә аеруча активлык күрсәтә, бигрәк тә журналистика мәйданы аның өчен киң юллар ача. Үзе исән чагында 38 китабы басылып чыга. Шуларның 14 е – поэзия, 2 се – повесть, 9 ы – очерк һәм мәкаләләр китабы, 13е – төзүче буларак чыгарган китаплары.

Совет әдәбияты һәм матбугаты өлкәсендәге хезмәтләре өчен язучыга 1984 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Мәктәбебездә әдипкә багышланган мәктәп музее бар. Музей укучыларда татар теле һәм әдәбиятына, мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Өлкән сыйныф укучылары белән авылдаш әдибебезнең эзтабарлык хезмәтләрен укысак, кече яшьтәге укучылар белән шигъри иҗатын даими өйрәнеп торабыз. Композитор Сара Садыйкова белән уртак иҗат җимешләре булган «Күәмнәрдә минем туган җирем» җырын, укучылар оешмасының тантаналы җыры буларак, һәр укучы яратып җырлый.

Самат ага Шакирның туган як, табигать, әнкәйләр, сугыш темасына багышланган шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгеләре үткәрәбез, аның сүзләренә язылган җырларга клиплар да төшерәбез.Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан да , бу атнаны мәктәбебездә «Самат Шакир атналыгы» дип игълан иттек: шул уңайдан көн дә, авылдаш шагыйребез иҗатына багышлап, музей дәресләре, сыйныфларда тәрбия сәгатьләре үткәрелә. Сез моңа безнең видеоны карап үзегез дә инана аласыз.

magarif-uku.ru

2021-04-18
Лейсан Хаерова
Алдагы: ВИДЕО: Без-татар балалары! Айза Абзалова “Үз телеңдә сөйләш” шигырен сөйли
Киләсе: Камышлы районында авыл үзешчәннәре көче белән “Бакча карачкылары” спектакле куелды

Охшаш хәбәрләр

Кайгынамә

08.01.2026

Казанда “Күңел адреслары. Тукай” маршрутын тәкъдим иттеләр

08.01.2026

Кукмарада традицион «Кукмара итекләре» XI бөтенроссия фестиваль-ярминкәсе узды

07.01.2026

Фикер калдырырга Отмена

Обязательные поля отмечены *

*

*

  • Татарча
  • Русский
  • English

Эш планы

БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫНЫҢ 2026 ЕЛГА
ЭШ ПЛАНЫ

«Татар теле дәресенең методик эшләнмәләре» Бөтенроссия бәйгесе

«Дөнья» студиясе тапшырулары

  • Халкым минем
  • «Дөнья» студиясендә кунакта
  • «Конгресс мөнбәре»
  • Репортаж
  • Татарлар элемтәдә
  • «Без Тукайлы халык»
  • «Очрашу урыны – Казан»

ЯҢАЛЫКЛАР

  • 08.01.2026 Кайгынамә
  • 08.01.2026 Казанда “Күңел адреслары. Тукай” маршрутын тәкъдим иттеләр
  • 07.01.2026 Кукмарада традицион «Кукмара итекләре» XI бөтенроссия фестиваль-ярминкәсе узды
  • 07.01.2026 Гөрләп гасыр кичкән мәктәп
  • 07.01.2026 “Тукайны бергәләп укыйбыз” проекты старт ала
  • 06.01.2026 Ясир Кыш бабай: «Кешеләрне күңел ачтырырга яратам мин»
  • 06.01.2026 Фердинанд Сәлахов 70 яшендә тамашачыларны куандыра
  • 06.01.2026 Лениногорск малайлары Коръән укучылар бәйгесендә призлы урыннар алды
  • 05.01.2026 Пермь өлкәсенең Барда авылында XIII Ягъфәров укулары узачак
  • 05.01.2026 Бөгелмәдә «Музейда ретрочыршы» күргәзмәсе ачылды
  • 05.01.2026 Төбәк тарихын өйрәнүчеләр үрләр яулый
  • 04.01.2026 Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров галим Фәйзелхак Ислаевны юбилее белән котлады
  • 04.01.2026 «Кукмара киез итекләре» Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль–ярминкәсе узачак
  • 04.01.2026 Самара өлкәсендә “Татар календаре” дөнья күрде
  • 04.01.2026 Айрат Хәмитов: «Башымда таҗ түгел, бары тик түбәтәй»

БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР КОНГРЕССЫНЫҢ 2021 ЕЛГА ЭШ ПЛАНЫ «ТАТАРЛАР: ГАМӘЛ СТРАТЕГИЯСЕ»

Кайсыгызның кулы җылы

  • Безнең көч – халкыбыз бердәмлегендә!
    Безнең көч – халкыбыз бердәмлегендә!

Татарлар: гамәл стратегиясе

  • ТАТАРЛАР: ГАМӘЛ СТРАТЕГИЯСЕ
    ТАТАРЛАР: ГАМӘЛ СТРАТЕГИЯСЕ

Атна вакыйгасы

  • Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән  Казахстанга барды
    Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстанга барды

Рәсми басма

  • Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Яңа 2026 ел уңаеннан котлавы
    Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыевның Яңа 2026 ел уңаеннан котлавы

Алхәбәр

  • Васил Шәйхразыев — Мәскәүдә
    Васил Шәйхразыев — Мәскәүдә

КОНГРЕСС СТРУКТУРАСЫ

  • Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы; Kүзәтү-тикшерү комиссиясе

Партнёры

Социаль челтәрләр / Соцсети

Татарча вконтакте Татарча одноклассники Ютьюб

Группа во вконтакте по-русски Группа в одноклассниках по-русски Telegram

Calendar

Гыйнвар 2026
M T W T F S S
 1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031  
« Dec    

Картинка смартфона
TatTVR - смотрит вся Республика, смотрит весь мир!
TatTVR - это самые популярные телеканалы и радиостанции Республики Татарстан на Smart TV и в мобильном приложении Android и IOS
Apple Store Google Play
Яндекс.Метрика
Контакты. Политика конфиденциальности персональных данных
Все материалы сайта доступны по лицензии: Creative Commons Attribution 4.0 International.
  • Татарча
  • Русский
  • English