tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Эзе калыр, исеме онытылмас» Эльвира Кудрецкая – 2020 елның соңгы югалтуы
«Эзе калыр, исеме онытылмас»   Эльвира Кудрецкая – 2020 елның соңгы югалтуы

«Эзе калыр, исеме онытылмас» Эльвира Кудрецкая – 2020 елның соңгы югалтуы

Эльвира Геннадьевна Кудрецкая (Кудрятова) — Һади Такташның хатыны Гөлчирә (Гөлчәһрә) Такташева-Мансурованың кызы. 1 нче гыйнварда Эльвира ханымны соңгы юлга озатырга «Татарстан» радиосыннан хезмәттәшләре, иҗат әһелләре һәм якыннары җыелган иде.

Фидакарь шәхес, көчле журналист

Эльвира  Кудрецкаяның  милләте, гаиләсе турында аның улы, тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдинов сөйли:

– Әнием милләте буенча татар. Ул Гиндулла Фәйзулла улы Кодрәтов һәм Гөлчирә Такташева-Мансурова гаиләсендә туды. Дәү әтием 1930 нчы елларның башында Свердловск өлкәсендә прокурор булып эшләгән. Репрессияләрдән куркып, ул 1932 елда паспорт алганда үзенең исемен Геннадий Федорович Кудрецкийга үзгәрткән. Ул елларда аның бик күп танышлары һәлак булган. Әнием Һади Такташ яшәгән фатирда 30 ел буе яшәде (Куйбышев урамы, 37 йорт). УНИКС бинасын төзегәндә ул йортны юк иттеләр.

Гөлчирә Мансурова атаклы педагоглар Сәйфуллиннар һәм мөдәррисләр Мансуровлар нәселеннән. Ахун Лутфулла Мансуров олуг мөфтиебез һәм галим Ризаэтдин Фәхретдин белән дус булган.

Безнең ата-бабаларыбыз имам, мөдәррис, ахун, укытучылар нәселеннән. Алар арасында Юныс Вәлидов — ТАССРның игенчелек буенча беренче наркомы, «татарларны Иделгә кайтару» сәясәте авторы, һәм Гасыйм Мансуров — Совнарком рәисенең икенче урынбасары, «Татар провокаторлары» һәм «1905-1907 еллар революциясендә татарлар» тарихи хезмәтләр авторы.

«Ирек мәйданында азатлык өчен көрәш барганда ачыктан-ачык бәхәскә керергә курыкмады»

Әбием Гөлчәһрә Мансурова-Такташева белеме буенча биолог. Аның әнисе — Өммегөлсем Мансурова татар теленнән тыш, рус һәм француз телләрендә дә яхшы сөйләшкән, гарәпчә укый белгән. Әнинең рухи яктан формалашуында Өммегөлсем әбинең роле зур була: аның татар мәдәнияте турындагы хатирәләре, фикерләре тәэсирендә әни мәгърифәтчеләр, халык тарихы турында күп мәгълүмат үзләштерә. Бу белемнәр үзгәртеп кору чорында, Татарстан суверенитеты барлыкка килгән елларда, радиода шул темаларга тапшырулар алып барган вакытта кирәк булды.

Эльвира Кудрецкая “Татарстан” радиосында Гариф Ахунов белән

1970нче елларда әни «Идел-Урал арасында» радиожурналын алып барды. Бу алты автономия республикаларның уртак тапшыруы иде. 1980 нче елларда әни «Как вас обслуживают» исемле тапшыру эзерләде. 1990 еллар әнием өчен иң уңышлы чор. «Казан һәм казанлылар», «Әбүгалисина клубы», «Көзге» тапшыруларын алып барды. «Әбүгалисина клубы»нда республикабыз галимнәренең уңышлары яктыртылды. Нәкый Исәнбәт, Бакый Урманче, Роальд Сәгъдиев һ.б. күренекле шәхесләребез турында радиотапшырулар әзерләде.

 

Парламент журналисты булып эшләгәндә әни бик күп ачык эфирдагы тапшырулар алып барды. «Көзге» («Зеркало») исемле сәяси-мәгълүмати тапшыруына ул депутат, җәмәгать эшлеклеләрен кунакка чакыра иде. Алар белән ачыктан-ачык бәхәскә керергә курыкмады ул. Әнием яшь галимнәргә һәм иҗат кешеләренә терәк-таяныч булды, Ул Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Равил Фәйзуллин кебек шагыйрьләр белән дус иде.

Әтием — Юрий Хәбетдинов, алар 59 ел тигез яшәделәр. Әтием гомерен университетка багышлады. Метеорология бүлегендә доцент булып 40 елдан артык хезмәт куйды. Хәзер аңа 79 яшь. Әнием белән 1961 елда никахлашалар, — диде Айдар Хәбетдинов.

«Бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек»

Эльвира ханымның килене,  КФУ доценты, татар галимәсе Миләүшә Хәбетдинова сөйли:

Без әни белән дус яшәдек. Икебез дә Һади Такташның иҗатын өйрәндек. Холыкларыбыз да охшаш. Бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек. Әни мине галимә буларак таныды. Икебез дә иҗади актив тормыш алып бардык. Пенсиягә чыккач ул үзенә яңа шөгылен тапты. Үзе үстергән үләннәрдән тәмле чәйләр эзерли иде. Безнең Нагорныйда урнашкан йортка еш «Зыялы хатыннар клубы» әгъзалары кунакка килә иде. Аларның күңелле очрашулары әле дә күз алдында.

Солтан Исхаков

“Чын күңелдән әйтелгән сүз генә йөрәккә барып ирешә.”

«Татарстан» радиосының баш мөхәррире Рәзин Нуруллин:

Беренче тапкыр 1972 елда «Татарстан» радиосына эшкә килгәндә Эльвира Геннадьевна мөхәррир вазифасында яшьләр өчен тапшырулар әзерли иде. Ул тапшыруларында иҗтимагый-сәяси тормышка, шәһәр төзелешенә зур игътибар бирә иде. Еллар үткәч, аны «Между Волгой и Уралом» тапшыруына мөхәррир итеп куйдылар. Шулай итеп, ул халыклар дуслыгын ныгытырга тырышты: алты төбәкне берләштергән (Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия, Мордовия) тапшырулар циклын алып барды.

Без Эльвира Геннадьевна белән Татарстан журналистлары берлегенең Хөсәен Ямашев исемендәге премиясенең соңгы лауреатлары булдык. Премия Татарстанда мөстәкыйльлек өчен көрәшкә багышлаган тапшырулар өчен бирелде. Ирек мәйданында ачлык игълан иткән кешеләр бар иде. Без кыл өстеннән бардык: кемдер милләтчелектә, кемдер Татарстанны Россиядән аерылуда гаепләргә мөмкин иде. Әмма шул вакытта республикада сөйләнгән сәясәтне дөрес итеп җиткерү таләп ителде. Чын күңелдән әйтелгән сүз генә йөрәккә барып ирешә. Эльвира ханым да күңелдә булганын халыкка җиткерә алды.

«Безнең арадан тулы бер чор китте»

Политология фәннәре докторы Лилия Сәгыйтова:

Эльвира Геннадьевнаның нинди генә тапшыруын алма, кешенең нерв үзәген сизеп, пульсын контрольдә тота белә иде. Әңгәмәләрендә уңайсыз сораулар биреп, үз дигәненә ирешә иде. Аның интервьюлары республика үсешенә зур йогынты ясады. Эльвира апа үзе бер чор иде. Безнең арадан тулы бер чор китте.

«Ул мине халыкка танытты»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Шәмсутов:

Эльвира Геннадьевна белән беренче тапкыр күргәзмәмне оештырганда таныштык. Татар мәдәнияте өчен җан атты. Иҗатыма игътибар итте, зурлады. Эльвира апа мине радиога чакырып, халыкка танытты. Моның өчен мин аңа гомеремнең соңгы көненә кадәр рәхмәт укыячакмын..

«Ул татар дөньясындагы проблемаларны күтәреп чыга иде»

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин:

Эльвира апаның тапшырулары халык күңеленә үтеп керә иде. Ул татар дөньясындагы барлык проблемаларны күтәреп чыга иде. Җиренә җиткереп эшләде. Нәселенә кызыллык китермәде: югалган материалларны халыкка кайтару юнәлешендә күп эшләде.

Зилә Мөбәрәкшина, intertat.tatar

Эльвира Геннадьевна  Кудрецкая (1942-2020) — Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист. Казан шәһәрендә туа. 1959-1964 елларда Казан дәүләт университетының рус телен милли мәктәпләрдә укыту бүлегендә укый. 1968-1970 елларда «Кировец» газетасында эшли. 1970-2002 елларда «Татарстан» радиосында «Между Волгой и Уралом» (Идел-Урал арасы) дигән сәяси-мәгълүмати тапшырулар алып бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*