tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәния Хәнифова: «Безнең сөлгеләрне Франциядә дә беләләр»
Фәния Хәнифова: «Безнең сөлгеләрне Франциядә дә беләләр»

Фәния Хәнифова: «Безнең сөлгеләрне Франциядә дә беләләр»

Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге «Кызыл башлы сөлге – хәтер бизәге» дип исемләнгән күргәзмә үткәрде.

Шәһәр Мәдәният сараенда татар сөлгеләре күргәзмәсе әзерләнүе турында Нурлатта яшәүче Фәния Хәнифова «Дуслык» газетасыннан укып белгән. Кайчандыр аның да әнисеннән һәм әбиләреннән калган сөлгеләре булган.

“Кызларым Фирүзә белән Динара Франциядә яши. Бу сөлгеләр белән алар анда оештырылган күргәзмәдә  катнашты. Безнең милли кул эшләре үрнәкләре ватандашларыбызны да, французларны да бик кызыксындырган. Ничек һәм ни рәвешле тукылган булулары турында кызыксынып сорашканнар, аларга бик ошаган», – диде Фәния апа.

Ул үзе катнашучылар арасында булмаса да, шәһәр Мәдәният Сараенда оештырылган «Кызыл башлы сөлге – хәтер бизәге» күргәзмәсе белән танышырга килгән. Район халкы һәм шәһәрдәшләребез игътибарына тәкъдим ителгән 30 дан артык кулдан эшләнгән бу сөлгеләрнең һәрберсенең үз тарихы бар. Һәр йортта аларны буыннан-буынга күчеп килгән гаилә хәзинәсендәге кадерле ядкарь буларак саклыйлар.

«Мондый сөлгеләр безнең музей фондында да күп. Аларның кайберләрен без бүгенге күргәзмәгә тәкъдим иттек”, – дип Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее хезмәткәре Розалия Вилданова сөлгеләр тарихы белән таныштырды

nurlat.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*