tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Касыйм шәһәрендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан программа билгеләнде
Касыйм шәһәрендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан программа билгеләнде

Касыйм шәһәрендә ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан программа билгеләнде

РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Илдар Нуриманов катнашында узган киңәшмәдә Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүнең – 1100 һәм Касыйм шәһәренә нигез салынуга 870 ел уңаеннан чаралар циклы программасы, тәртибе һәм үткәрү урыны билгеләнде. Бу хакта РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук булачак тантаналарның урыны белән танышты һәм чаралар программасының төп пунктларын билгеләде.

Программа, аерым алганда, «Дәүләт төзелешендә хатын-кызның роле: Россиядә күпгасырлык ислам тарихыннан» дигән темага VI «Мөхлисә Буби укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясен; Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә җомга намазы укуны; шул исемдәге скверда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачуны; Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителүнең – 1100, шәһәрнең – 870 һәм Россия көне уңаеннан Касыйм каласында яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бәйрәм концертын; юбилей даталарына багышланган күргәзмәне үз эченә ала.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*