tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрид Нусратуллин: “Беренче татар корылтаен искә алганда, бүгенге хәлне дә уйлыйбыз”
Фәрид Нусратуллин: “Беренче татар корылтаен искә алганда, бүгенге хәлне дә уйлыйбыз”

Фәрид Нусратуллин: “Беренче татар корылтаен искә алганда, бүгенге хәлне дә уйлыйбыз”

30 ел элек 1992 елның 19 июнендә, Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында Бөтендөнья татар Конгрессы ачылды. Безнең Свердловск өлкәсе татарлары 10 кешене зур җыелышта демократик рәвешендә сайлап Казанга Бөтендөнья Татар Конгрессына (БТК) делегатлар итеп җибәрде. Мин дә бу делегация составында булдым. Делегацияның җитәкчесе итеп Алик Имамутдин улы Насертдиновны сайладык. Бу демократия күзлегеннән карап эшләнде. Свердловск өлкәсе татар һәм башкорт мәдәният Үзәге рәисе – Таһир Солтанов  һәм мин дә гади делегатлар идек.

Казанда беренче тапкыр чит ил татарларын күрергә насыйп булды. Делегатлар Татарстаннан, Русиянең бик күп төбәкләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән, АКШтан,Төркиядән, Австралиядән, Финляндиядан, Япониядан, Кытайдан һәм башка илләрдән дә килгән иделәр. Чит ил делегациялары арасында революцияга кадәр безнең Уралда яшәгән күренекле сәүдәгәр Агафуровларның оныгы белән дә очраштык. Бик кызганыч, хөрмәтле кунакның исем-фамилиясын һәм кайсы илдән килүен истә калдырмаганмын. Визиткасын Таһир Асхатовичка биргән идем. Хәзер ул арбаызда булмагач, кемнән сорарга да белмим.

Казанда зур Сабантуй карадык. Шулай ук беренче тапкыр бар делегатлар белән бергә ата бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән изге Болгар җирендә дә булдык.

Бөтендөнья татар конгрессының пленар утырышыннан соң секцияларда да актив катнаштык. Миңа тарих бүлегендә катнашырга туры килде. Шунда күрнекле татар генералы  – Мәхмүт Гәрәев белән сөйләштем. Тагын да бик күп танылган татар шәхесләре белән аралаштык.

БТКның башкарма оештыру турында карар кабул ителде һәм рәисе итеп академик Тагиров Индус Ризакович тәкъдим ителде. БТКның төп максатлары әлбәттә татар халкын берләштерү, ана телебезне, традицияләрне торгызу һәм саклау иде.

Конгресс тамамлангач бу очрашулардан без канатланып, шатланып поезда кайтканда Бөтендөнья татар конгрессы ( БТК ) — бөтен дөньядагы татарларны берләштерүче иҗтимагый оешма икәнен искә алып, киләчәктә Свердловск өлкәсеннән мондый чараларга башка активистларыбызны да җибәрергә кирәк дип сүз куештык.

Беренче татар корылтаен искә алганда, бүгенге хәлне дә уйлыйбыз. Тәүге елларда корылтайлар алдыннан зур җыелышлар үткәрелеп,  БТКга делегатлар сайлана иде. Әмма соңгы елларда бер үк кешеләр генә БТКда катнашуларны, әлбәттә, милләттәшләрне борчый. Бу хәлне күпләр аңлап бетә алмыйлар. Ни өчендер бездә барлык  зур милли чараларда тик милли оешма җитәкчеләре генә катнашалар, ә гади милләтпәрвәр активистларыбыз читтә калалар. Киләчәктә минемчә күбрәк яшьләрне мондый зур чараларга җибәрергә кирәктер. Чөнки киләчәгебез алар кулында.

Фәрид Нусратуллин,

Бөтендөнья татар конрессының беренче съезды делегаты. Свердловск өлкәсе Татар конгрессының беренче корылтаенда катнашу турында видеоязманы 69 яшьлек милләттәшебез, беренче корылтай делегаты Фәрид Нусратуллин үзенең хәләл җефете Рәсимә ханым ярдәмендә видеога төшереп, монтажлаган һәм үзенең youtube каналына куйган. 9 минутлык бу язманы сез дә карый аласыз:

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*